Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ — Татарстан Республикасы территориясендә (бирелгән вәкаләтләр кысаларында) Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы. ТР буенча ЭЭМ РФ эчке эшләр органнары системасына керә һәм РФ Эчке эшләр министрлыгына буйсына.
Эшчәнлекне гамәлгә ашыру ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлеген турыдан-туры һәм (яисә) районнар (муниципаль районнар), шәһәрләр (шәһәр округлары) һ. б. муниципаль берәмлекләр, шул исәптән берничә муниципаль берәмлек буенча буйсынган эчке эшләр бүлекләре (идарәләре), шулай ук РФ кануннарында һәм РФ ЭЭМ норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә эчке эшләр органнары алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән башка бүлекчәләр һәм оешмалар аша гамәлгә ашыра.
Бурычлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының (үз вәкаләтләре чикләрендә ТР территориясендә) төп бурычлары: кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү җинаятьләрне кисәтүне, ачыклауны, туктатуны, ачуны һәм тикшерүне, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтүне оештыру җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү үзенә буйсынган эчке эшләр органнары, бүлекчәләре һәм оешмалары белән идарә итү, аларның эшчәнлеген оештыру
ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, халыкара хокукның гомумтанылган принципларына һәм нормаларына, РФ халыкара шартнамәләренә, федераль кануннарга, РФ Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, РФ Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, РФ ЭЭМ норматив хокукый актларына, ТР буенча ЭЭМ турында нигезләмәгә, шулай ук ТР Конституциясенә, ТР кануннарына һ. б. норматив хокукый актларына таяна.
ТР буенча ЭЭМ РФ кануннары белән билгеләнгән тәртиптә төзелә, үзгәртеп корыла һәм бетерелә.
Шәхесләр Җитәкчеләр 1920—1921 — Габдрахман Исмәгыйлев 1921—1922 — Миңнегәрәй Әхмәтшин 1922—1924 — Хафиз Чанышев 1924—1926 — Мәүлүт Госманов 1926—1927 — Николай Петров 1927—1929 — Харис Моратхуҗин 1929—1930 — Гыймаз Баһаветдинев 1930—1930 — Әгъзәм Мөэминев 1934—1936 — Владимир Гарин 1936—1937 — Пётр Рудь 1937—1937 — Александр Алемасов 1937—1939 — Василий Михайлов 1939—1941 — Ефрем Морозов 1941—1943 — Габдулла Габитов 1943—1948 — Павел Горбулин 1948—1950 — Шаһгали Чанбарысов 1950—1952 — Михаил Хохлов 1952—1953 — Михаил Запевалин 1953—1954 — Павел Семёнов 1954—1978 — Салих Япиев 1978—1983 — Николай Демидов 1983—1993 — Сергей Кириллов, милиция генерал-майоры. 1993—1998 — Искәндәр Галимов, милиция генерал-полковнигы. 1998—2012 — Әсгать Сәфәров, полиция генерал-лейтенанты. 2012-2023 — Артем Хохорин, полиция генерал-лейтенанты. 2024-2024 — Алексей Соколов 2024-х.в. — Дамир Сатретдинов
Аерым танылган хезмәткәрләре
башлау тәмамлау исем тасвирлама Викиҗыентыктагы төркем туу датасы үлем датасы Рафил Ногманов Rafil Nugumanov 1949-07-01 2024-01-02 Әсгать Сәфәрев Asgat Safarov 1961-10-20 1928 1930 Гыймаз Баһаветдинов татар совет җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе (1897-1938), ТАССР юстиция һәм эчке эшләр наркомы, ҮБК Президиумы һәм ХКС әгъзасы, сталинист репрессияләр корбаны 1897-12-27 1938-05-10 Николай Козарь Nikolay Kozar 1942-02-26 2023-11-19
Искәрмәләр
Сылтамалар
МВД Татарстана. Официальный сайт Министерства внутренних дел Российской Федерации
Моны да карагыз
Төркем:Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгыТөркем:Татарстан буенча федераль дәүләт хакимияте органнары