Флүс Газизов, Флүс Мирзасалих улы Газизов (1937 елның 25 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Симәк — 2008 елның 4 феврале, РФ, БР, Стәрлетамак) — галим, дары сәнәгатендә оештыручы химик-технолог, химия фәннәре докторы (1993), профессор (1995). Стәрлетамактагы «Авангард» (ябык) заводы генераль директорының фән буенча беренче урынбасары, фәнни-техник үзәк җитәкчесе. БР (1992) һәм РФ (1993) атказанган химигы. ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1991), БР ФА шәрәфле академигы (1995). «Авангард» заводының беренче фән докторы Флүс Мирзасалих улы Газизов. Башкорт белешмәлелеге.

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 25 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Симәк авылында туган. Әтисе Мирзасалих, Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, Күбәк мәктәбе директоры. Әнисе Зарифа күмәк хуҗалыкта эшләгән. Флүс Мирзасалих улы Газизов Мөслим урта мәктәбен (1954), С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (1959) тәмамлаган. Химия фәннәре кандидатлыгына (1971), докторлыгына (1993) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы 1959 елда юлламасы белән БАССР Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан 21нче почта тартмасына (хәзерге «Авангард» ФКП заводы) АО «Авангард». ufa-gid.com эшкә билгеләнә һәм берөзлексез әлеге заводта 47 ел эшли Он посвятил себя родному заводу. ИА Башинформ, 25.06.2012: инженер, лаборатория мөдире, участок башлыгы була, 1964 елдан заводның ОТК башлыгы, 1969—1988 елларда баш инженер урынбасары. 1988 елдан «Авангард» заводы һәм КХТИ бергәләп ачкан сәнәгать экологиясе һәм химия технологиясе фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе. Лаборатория дары ясауның экологик мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1991 елда әлеге лаборатория башкарган ракета ягулыгы буенча экологик фәнни эш (авторлары А. Ф. Махоткин, Г. А. Иванов, Ф. М. Газизов) ССРБ дәүләт премиясенә лаек була.

Фәнни эшчәнлеге Ф. М. Газизов караган ябык заводта эшләү сәбәпле, фәнни эшләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. Алар полимерлар, каты ракета ягулыгы технологияләрен, газ ташландыкларын азот һәм күкерт оксидларыннан комплекслы тазарту ысулларын эшләүгә багышланган. Аның җитәкчелегендә искергән баллистит дарылар нигезендә сәнәгатьтә кулланылучы яңа шартлаткыч матдәләр алу рецептуралары, шул исәптән сыгылмалы кумулятив зарядлар, катламнарның газ һәм нефть бирүчәнлеген арттыру өчен дарылы термогазогенераторлар технологияләре уйлап табыла һәм производствога кертелә Флүс Мирзасалих улы Газизов. Башкорт энциклопедиясе. Аның дары термогазогенераторлары нефть скважиналарын яхшырак эшләтергә ярдәм итә. 160 фәнни хезмәт авторыФлүс Мирзасалих улы Газизов. ufa-gid.com, 44 уйлап табуга патент алган Флүс Мирзасалих улы Газизов. БР ФА сайты. Ул дары, зарядлар ясау өлкәсендә, ракеталарга каты ягулык ясау һәм чыгаруда химик процессларны табигать һәм кешеләр өчен зарарсыз итүдә катнаша.

Кайбер хезмәтләре Комплексное решение проблемы очистки кислотных газовых выбросов //Башкирский химический журнал. 1997. Т.4. Вып. 2 (автордаш). Конверсия порохового производства: первые итоги и перспективы //Вестник Академии наук Республики Башкортостан. 1998. Т.3. №2. Заряд для гидроразрыва пласта ЗГРП 01-1 //Каротажник. 2001. №94 (автордаш).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1991 — ССРБ дәүләт премиясе 1992 — БР атказанган химигы 1993 — РФ атказанган химигы 1995 — БР ФА шәрәфле академигы

Гаиләсе Олы кызы Лилиана, авиация институтын, университет тәмамлаган, РФ Президентының вәкаләтле вәкиллегендә эшли. Кече кызы Светлана, медицина фәннәре кандидаты, фирма җитәкчесе. Улы Марат, Уфа нефть институтын тәмамлаган, «Синтез-Каучук» ААҖ дә (элекке «Каучук» заводы) эшли.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Из истории отечественной пороховой промышленности. М., 2003. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. Казан: «Идел-Пресс», 2006 ел, 301-303нче бит.. ISBN 5-85247-005-4 Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003. Инженеры Урала: Энциклопедия. Екатеринбург: Уральский рабочий, 2001. Татарская энциклопедия: В 5 т. Т. 2: Г–Й. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2005. Башкирская энциклопедия: В 7 т. Т. 2: В–Ж. Уфа: Башкирская энциклопедия, 2006.

Сылтамалар Флүс Мирзасалих улы Газизов. БР ФА сайты. Флүс Мирзасалих улы Газизов. Свободная энциклопедия Урала Флүс Мирзасалих улы Газизов. «Милләттәшләр» порталы

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Татар галимнәре Төркем:Башкортстан галимнәре Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Химиклар Төркем:Профессорлар Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең атказанган химиклары Төркем:Башкортстанның атказанган химиклары Төркем:Уйлап табучылар