Ирекле сәүдә, шулай ук фритредерлык (иглиз. free trade — ирекле сәүдә), манче́стерлык (мәктәп исеме буенча) — икътисад теория, сәясәттә һәм хуҗалык практикасында сәүдә иреген һәм дәүләтнең икътисадка һәм җәмгыятьнең эшкуарлык эшчәнлеге катнашмавын игълан итүче юнәлеш. Ирекле сәүдә — халыкара сәүдәнең ирекле үсешенә йөз тоткан дәүләт сәясәте.

Тарихы Протекционизм бик күптәннән, XVII—XVIII гасырларда ук барлыкка килгән һәм илгә кертелүе бик кирәкле булмаган товарларга дәүләт тарафыннан импорт пошлиналары урнаштырылуда чагылган. Пошлина товар бәясенең билгеле бер процентын тәшкил иткән, импорт товарын шактый кыйммәт- ләндергән һәм ул җирле товарлар белән чагыштырганда конкуренциягә әзрәк сәләтлегә әверелгән. Россиядә таможня тарифлары беренче тапкыр Петр I тарафыннан кертелә.

Англиядә ирекле сәүдә сәясәте XIX гасыр уртасында кулланыла башлый. Тик ул Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, ягъни XX гасыр уртасыннан гына киң тарала.

Хәзерге вакытта бу сәясәт ирекле сәүдәнең либераллашуында, күп кенә илләрнең ачык икътисадка күчүендә чагылыш тапты. Әмма ирекле сәүдә сәясәтенең үз уңай һәм тискәре яклары бар.

Уңай якларга барыннан да элек милли базарны арзанлы һәм югары сыйфатлы товарларга баетуны кертергә кирәк. Димәк, халык дөнья базарының отышлы бәяләре буенча күбрәк товар алырга мөмкин. Дәүләт чит ил компанияләреннән ил чикләре аша товар йөрткән өчен һәм үз гражданнарыннан бу товарларны күбрәк сатып алган өчен күбрәк салым җыячак. Моннан тыш чит ил фирмалары башка илләрдә үз товарларын сатар өчен үз филиалларын ачарга тиеш булачак, ә бу — җирле халык өчен өстәмә эш урыны.

Ләкин ирекле сәүдәнең тискәре яклары да җитәрлек. Халык сыйфатлы чит ил товарларына өстенлек биргәнлектән, үз иле продукциясенә сорау кими, җитештерүчеләр эшләп чыгаруны кыскарта, эшчеләрне азат итә, дәүләткә салымны кимрәк түли.

XX гасырның 80 нче елларында Россиядә барлык куллану товарлары диярлек җитмәде, бәяләр түбән булды, гаҗәеп зур чиратлар җыелды. 1992 елда тышкы сәүдәгә дәүләт монополиясе юкка чыгарылды һәм чит ил товарлары ташкын булып безнең базарларга агылды. Сәүдә үсә башлады, «челнок» дип аталган сәүдәгәрләр барлыкка килде, алар Төркия һәм Кытайдан арзанлы товарлар кайтарды, аларны базар һәм кибетләр янында ук урамда сата башлады. Хәзер бу этап узды. Кулланучының сайлап алу мөмкинлеге бар: чит ил товары аласыңмы, үзебезнең илдә җитештерелгәннеме. Мәсәлән, азык-төлек товарлары буенча безнең продуктларның өстенлеге бар — алар натураль (табигый), күпчелек очракта зарарлы өстәмәләрсез, яңа җитештерелгән. Әмма, кызганычка каршы, алар кыйммәтрәк тора һәм тышкы яктан матур чит ил продуктларыннан ямьсезрәк. Безгә әле кулланучыларны үзебезнең ил товарлары белән мөмкин кадәр яхшырак канәгатьләндерү өчен күп нәрсәгә өйрәнү зарур.

Нәкъ менә шуңа да Россия, башка бик күп илләр, хәтта иң нык үскәннәре кебек үк, протекционизм сәясәтеннән баш тартмады, тышкы сәүдәне җайга салуның күптөрле ысулларыннан файдалана.

Протекционизм сәясәте алымнары бар; аларны ике зур төркемгә бүләргә мөмкин — тарифлы һәм тарифлы булмаган. Җайга салуның тарифлы ысулларына импортка таможня тарифы һәм экспорт тарифлары, шулай ук таможня берлекләре керә.

Импортка таможня тарифлары — илгә кертелүче импорт товарларына дәүләт чиген узганда таможня ведомстволары ала торган пошлиналар ул. Гадәттә, әзер әйберләргә тарифлар шактый зур, чимал һәм материалга — түбәнрәк. Мондый сәясәтнең максаты — импорт товарына үзебезнең ил бәясен дөньядагы бәясеннән югарырак күтәрү һәм шулай итеп илебез җитештерүчеләрен чит ил конкурентларыннан яклау.

Экспорт тарифы — эчке базарда тәкъдимне киметми тоту өчен (бигрәк тә әгәр әлеге продуктка бәяләр дәүләт тарафыннан дөньядагы дәрәҗәдән түбәнрәк итеп сакланганда) экспортны чикләү максатларында илебез җитештерүчеләре товарына тариф ул. Мондый ысулларга үсеп килүче һәм күчеш икътисадлы илләр таяна. Шуның өстенә билгеләнгән экспорт пошлиналары дәүләт бюджетына өстәмә керем бирә.

Таможня берлекләре — үзләре арасында барлык таможня чикләүләрен бетергән, ләкин аларны өченче илләр өчен урнаштырган илләр берләшмәсе ул. Мисал итеп элеккеге СССРның Балтыйк буе республикалары (Латвия, Литва, Эстония) кергән Европа берлеген яисә Россия кергән Азия-Тын океан бергәлеген алырга мөмкин.

Җайга салуның тарифлы булмаган ысулларына квота билгеләү, экспорт кредитлары, икътисади санкцияләр (эмбарго), демпинг һәм башкалар керә.

Квота билгеләү — билгеле бер товар кертүне яки чыгаруны күләм ягыннан чикләү. Мәсәлән, АКШ, үз җитештерүчеләрен конкуренциядән саклау өчен, япон автомобильләрен һәм электроникасын кертүне чикләргә тырыша. Россия импорт автомобильләрен кертүгә квота билгеләмәде, ләкин аларны, бигрәк тә 5-7 ел эшләгән, шуңа бәясе бик түбән булганнарын кертүгә тарифларны күтәрде, шул юл белән автомобильләр кертүне чикләп, үз җитештерүчеләрен яклады.

Квота лицензияләү юлы белән урнаштырыла, моны дәүләт уздыра. Чит ил компанияләре товар кертүгә лицензия алу өчен бу илгә товарларның үрнәкләрен җибәрергә тиеш була. Вакытны күп алуы һәм бу процедура белән бәйле билгесезлек тышкы сәүдәгә тискәре йогынты ясый.

Чит илләрдән товар кертүгә яшерен протекционизмның тагын бер алымы — теге яки бу продукциягә стандартлар урнаштыру. Стандартлар продукцияне классификацияләү, маркировкалау, сынау үткәрүләр белән бәйле һәм еш кына халык куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген яклау сылтавы белән үткәрелә. Әйтик, маркировкада продуктның составы, әгәр ул туклану продукты булса — азык-төлек өстәлмәләре күрсәтелергә тиеш. Әгәр алар Россия стандартларына туры килмәсә, бу продуктларны кертү тыелачак.

Икътисади санкцияләр — эмбарго — дәүләт тарафыннан урнаштырылган башка бер ил белән сәүдә итүне тулысынча тыю ул. Эмбарго, нигездә, бу илгә сәяси яктан басым ясау өчен кулланыла. Мәсәлән, үзе белән янәшә генә коммунистлар яклы илне түзеп тормыйча, АКШ Кубага тулы эмбарго игълан итте. Кайчакта эмбарго аерым бер товарларга белдерелә. АКШ 1980 еллар башында СССРга компьютерлар сатуга эмбарго игълан итте, янәсе, бу Советлар Союзының икътисади потенциалын ныгытырга мөмкин.

Халыкара сәүдә бик тиз үсә һәм шуңа да ул халыкара оешма ягыннан көйләүгә мохтаҗ. Шундый оешма 1948 елда төзелде һәм эшли башлады. Ул — Тарифлар һәм сәүдә буенча генераль килешү. 1995 елда ул Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО) итеп үзгәртелде. БСО дөньядагы сәүдәнең 90 % ы чамасын җайга сала (2009 елның октябренә аңа 153 дәүләт керде). Бу оешманың максаты — үз әгъзалары өчен сәүдәдә иң кулай режим булдыру, дискриминацияне бетерү һәм анда катнашучылар өчен тигез шартлар тудыру. БСО гомуми тарифлар урнаштыру һәм сәүдәдәге тарифлы булмаган чикләүләргә — квоталарга, экспорт тармакларын дәүләт субсидияләвенә, экспорт предприятиеләре өчен салым ташламаларына каршы көрәшә.

Россия, әлеге оешмага керергә гаризаны әле СССР чагында бирсә дә, БСО әгъзасы түгел. Сөйләшүләр нәкъ менә тарифлы булмаган инструментларга кагыла, Россия аларны үз сәнәгатен яклау өчен куллана. Безнең икътисадчылар бәяләве буенча, әлегә Россия БСО әгъзасы булмаган илләр өчен металлургия, химия, текстиль һәм башка тармаклар экспорты буенча кулай булмаган тарифлардан ел саен 1 дән алып 4 миллиард долларга кадәр югалтып бара.

Искәрмәләр

Әдәбият

Бастиа Ф. Кобден и Лига. Движение за свободу торговли в Англии / Пер. с франц. Ю. А. Школенко. — Челябинск: Социум, 2003. — 732 с. — ISBN 5-901901-10-X. Ведута Е. Н. Стратегия и экономическая политика государства.  — М.: Академический проспект, 2004. — 456 с. Ведута Е. Н. Государственные экономические стратегии / Рос. эк. акад. М., 1998. 440 с. История экономических учений / Под ред. В. Автономова, О. Ананьина, Н. Макашевой. — М.: ИНФРА-М, 2010. — 784 с.

Савельев Н. Н. Река времени: История глобализации мирового развития (Краснодар: Пересвет, 2002. — 260 с.: ил.) Сутырин С. Ф. История экономических учений / С. Ф. Сутырин, М. В. Шишкин, Г. В. Борисов. — М.: Эксмо, 2010. — 368 с. Холопов А. В. История экономических учений — М.: Эксмо, 2009. — 464 с.

Төркем:Халыкара сәүдә