Рәсим Кузәхмәтов, Рәсим Мөхтәр улы Кузәхмәтов (Расим Мухтарович Кузяхметов; 1976 елның 7 декабре, СССР, РСФСР, Пенза өлкәсе, Лопатино районы, Селәү) — дин әһеле, мөфти, 2024 елның 23 апреленнән РФ МДН составындагы Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Сарытау өлкәсе МДН, ) үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе. Сарытау шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Герои уммы-2025: топ-10 татарских хазратов, меценатов и общественников. milliard.tatar, 13.10.2025.
Тәрҗемәи хәле
1976 елның 7 декабрендә Пенза өлкәсенең Лопатино районына керүче татар авылы Селәүдә туган Кузяхметов Расим Мухтарович. Официальный сайт ЦРО ДУМ Саратовской области. Татар халкы һәм мөселман традицияләрендә тәрбияләнеп үскән. Әбисеннән кыска сурәләр, аятьләр өйрәнгән.
1993 елда мәктәпне тәмамлагач, 16 яшендә Сарытау шәһәренә килеп, мөфти Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовтан: юридик институтка керергәме, әллә дин юлыннан китәргәме дип, киңәш сораган. Аның киңәше белән Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге Госман хәзрәт Исхаков җитәкчелегендәге «Нур әл-Ислам» мәдрәсәсенә укырга киткән«Чувствуется, что татарская молодежь приходит в мечети» (интервью). milliard.tatar, 18.08.2025.
1993—1995 елларда Октябрьский шәһәренең «Нур әл-Ислам» мәдрәсәсендә, 1996—2005 елларда (9 ел) Каһирәдә «Әл-Әзһәр» халыкара ислам университетының теология факультетында, 2005—2011 елларда П. А. Столыпин исемендәге Идел буе (Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалы) дәүләт һәм муниципаль идарә факультетында белем алган. Сарытау илкүләм тикшеренү дәүләт университетының өстәмә һөнәри белем бирү институтында: 2009—2010 елларда «дидактика нигезләре: укытуның методлары, формалары һәм психологик үзенчәлекләре» белгечлеге буенча, 2015—2016 елларда «педагогик белем» белгечлеге буенча өстәмә белем алган. 2022—2024 елларда Болгар ислам академиясендә укыган (теология магистры дипломы алганРасим-хазрат Кузяхметов получил звание магистра теологии. dumso.ru, 20.12.2024).
2012 елда Күвәйт шәһәренең (Күвәйт) «Әл-Васатыйя» үзәгендә, 2019 елда Амман декларациясе буенча курсларда (Иордания) квалификация күтәрү курслары узганВоспитанник зарубежных исламских институтов стал муфтием Саратовской области. Четвертая Власть, 24.04.2024.
Хезмәт юлы 2001 елдан Каһирәдән Сарытауга каникулларга кайтканда мәчеттә җомга намазларын алып барган һәм дәресләр биргән.
2004 елдан (рәсми рәвештә) — Сарытау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы.
2005 елдан 2024 елга кадәр — Сарытау өлкәсе МДН каршындагы «Шәех Сәид» мәдрәсәсе директорыМедресе Шейх Саид. Структура и органы управления образовательной организации. медресе.рф.
2006 елдан 2024 елга кадәр — Сарытау өлкәсе МДН рәисенең беренче урынбасары. 2019 елдан — РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы.
2024 елның 23 апреленнән — Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфтиМуфтием Саратовской области избран выпускник Аль Азхара" Расим Кузяхметов. muslim.ru, 23.04.2024.
2006—2024 елларда фәнни-агарту юнәлешендә түбәндәге проектлар гамәлгә ашырылган: «Ислам-камиллеккә юл» төбәкара фәнни — гамәли конференциясе; «Гаиләдә һәм җәмгыятьтә балаларның урыны һәм роле» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе; «Яшьләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе һ.б.
Сарытау өлкәсе МДН каршында Коръән-хафизлар әзерләүче «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге актив эшчәнлек алып бара, ел саен Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге Бөтенроссия Коръән укучылар конкурсы үткәрелә.
2022 елның 27 октябрендә Казанда узган мөселман уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия форумында «„Шәех Сәид“ мәдрәсәсенең җәмгыятьнең рухый-әхлакый нигезен ныгыту эшенә керткән өлеше» темасына чыгыш ясаганПрограмма Всероссийского форума преподавателей мусульманских образовательных организаций. Российский исламский институт, 27.10.2022.
2024 елда беренче тапкыр «Юмарт» хәйрия фонды булдырылган, ул Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, инде берничә дистә чара уздырылган.
Мөфти күптән көтелгән, 2005 елдан бирле эшләүче, әмма үз бинасы булмаган «Шәех Сәид» мәдрәсәсе бинасы төзелешен башлап җибәрә алган.
2025 елда Миллиард.татар интернет-басмасы мөфти Рәсим хәзрәт Кузәхмәтовны «Топ татар — 2025» исемлегенә керткәнРасим Кузяхметов: Вошел в список «Топ татар». Новости Саратова, 31.12.2025.
Җәмәгать эшчәнлеге 2008 елдан 2012 елга кадәр — Сарытау өлкәсе Иҗтимагый палатасының 2 чакырылыш әгъзасы. 2006 елдан 2019 елга кадәр — «Мөслим» мөселман сменасы директоры. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 — Сарытау өлкә Думасы Рәисе Рәхмәт хаты — актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Сарытау өлкәсе губернаторы Рәхмәте — 2008 елдан 2012 елга кадәр Сарытау өлкәсе Иҗтимагый палатасында актив эшләгәне өчен 2013 — Россия мөфтиләр шурасының Рәхмәте — II Бөтенроссия мөселман җәйге сменасын оештыруга һәм әзерләүгә керткән зур өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале 2017 — РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рухи бердәмлек өчен» медале 2026 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өченБулат Низамеев. Расим-хазрат Кузяхметов удостоен государственной награды Республики Татарстан. Пресс-служба Раиса РТ, 19.05.2026
Шәхси тормышы Гаиләле, 6 баласы бар (кызлары Әминә, Сәидә, Надирә, АзизәА. Р. Дамаева, Г. Р. Тугушева. Проектно-исследовательская работа «Татарин — которым я горжусь». Инфоурок, 13.12.2014). 2007 елда хаҗ кылганКузяхметов Расим Мухтарович. dumrf.ru, 28.10.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар Кузяхметов Расим Мухтарович. Официальный сайт ЦРО ДУМ Саратовской области «Чувствуется, что татарская молодежь приходит в мечети» (интервью). milliard.tatar, 18.08.2025
Төркем:Ислам дине әһелләреТөркем:Татар дин әһелләре Төркем:Сарытау өлкәсе мөфтиләре Төркем:Әл-Әзһар университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары