Рузил Миңнекәев, Рузил Рамил улы Миңнекәев (Рузиль Рамилевич Минекаев; 1999 елның 20 мае, РФ, ТР, Норлат) ― театр, кино һәм телевидение актеры. 2021―2023 елларда Мәскәүнең «Заманча пьеса мәктәбе» театры актеры.
Тәрҗемәи хәле 1999 елның 20 маенда Татарстанның Норлат шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Гаиләдә игезәк сеңлесе Рузилә бар. Норлатның 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыган, спортның милли көрәш төре белән шөгыльләнгән, 12―13 яшеннән Норлатның «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә МБУ ДО Нурлатская детская школа искусств «Сәләт» вокал өйрәнгән, фортепианода уйнаган. 2015 елда тугыз сыйныфны тәмамлап, драма театры һәм кино актеры белгечлегенә Казан театр училищесына укырга кергән (әлеге театр училищесында Илдар Хәйруллин һәм Марсель Мәхмүтовның шәкерте). Училище каршындагы уку театрында беренче тапкыр театр сәхнәсенә чыккан: «Бенджамин Баттон» һәм «Комедия номер 13» спектакльләрендә уйнаган.
2019 елда ГИТИСның режиссерлык факультетына актерлар төркеменә укырга кергән (РФ халык артисты остаханәсе), 2024 елның февралендә әлеге югары уку йортын тәмамлаган.
2020 елдан кинода һәм телевидениедә төшә («Уличное правосудие», «Напарники», «Смычок» сериаллары). 2021 елдан «Заманча пьеса мәктәбе» (Школа современной пьесы, 2023 елдан «Театр на Трубной») театрында эшләгән, 2023 елда кинопроектларда мәшгуль булу сәбәпле аннан киткән. «Заманча пьеса мәктәбе» театрында актер беренче әһәмиятле ролендә ― «Бешеный хворост» спектаклендә яшүсмер Андрей ролендә уйнаган.
2023 елда режиссер «Егет сүзе. Асфальтта кан» (Слово пацана. Кровь на асфальте) сериалында төп рольләрнең берсендә ― Марат Суворов (кече Адидас) ролендә төшкән. Аның эшен рецензентлар югары бәяләгән, яшь актер бөтен Россиягә танылган..
2024 елда The Blueprint 100 креатив индустрияләренең иң өметле вәкилләре исемлегенә кергән.
Фильмография 2020 ― Уличное правосудие ― Гном 2022 ― Смычок ― Макс 2022 ― Напарники ― Костя 2023 ― Егет сүзе. Асфальтта кан ― Марат Суворов 2024 ― Елки 11 ― Дамир 2025 ― Подслушано в Рыбинске ― Саша Ширмик 2025 ― Большая земля ― яшь Илья 2025 ― Москва слезам не верит. Все только начинается ― Матвей 2025 ― Елки 12 ― Дамир 2026 ― Буртаино ― Арлекин 2026 ― Черный двор в кино ― Шамил Шеков 2026 ― Шүрәле ― лесопилка эшчесеРузилә Мөхәммәтова. «Кулда кул, кулда кул, кулда-кулда...»: «Шүрәле» фильмына Шүрәленең ни катнашы бар? Интертат, 4.05.2026
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2024 ― «Кино» номинациясендә Сәнгать театры премиясе лауреаты. 2024 ― «Иң яхшы сериал актеры» номинациясендә Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясенең (АПКиТ) XI премиясе җиңүчесе.
Шәхси тормышы Гаиләле. Никахлы хатыны актриса Азиза Бекманова белән театр училищесында танышкан, аннары ГИТИСта бергә укыган. Азиза Строгинода балалар театр студиясендә эшли, балаларга актерлык осталыгы, вокал өйрәтә. Уллары Рәмил.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Россия актерлары Төркем:Татарстан актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Заманча пьеса мәктәбе