Бу санак уеннары сериясе турындагы мәкалә. 2004 елгы уен өчен, ТулыКуәт (санак уены) мәкаләсен карагыз.
ТулыКуәт (ингл. FlatOut) — Финляндиядә урнашкан Багбир Энтертэйнмент исемле бәйсез булдыручы башлаган җимергеч дербигә һәм узышларга багышланган санак уеннары сериясе. ТулыКуәт сериясе гомумән алганда өч миллионга якын күчермә белән бөтен дөньяда сатылган. Багбир ТулыКуәт: Маңгай уенын ясагач, Team6 Game Studios исемле Нидерланд уеннар булдыручысы сериянең киләсе өч уенын булдырган. Алар Виндоус’ның эксклюзив ТулыКуәт 3 уенын һәм Вии һәм Андроид платформаларындагы ике спин-офф. Килотонн сериянең ТулыКуәт 4: Тулы акылсызлык исемле дүртенче өлешен ясаган. Уен Ауропада ПлейСтейшн 4 һәм Иксбокс Ван өчен 2017 елның 17 мартында чыккан, ә АКШда 2 майда чыккан. 2024 елда Flat2VR студиясе ТулыКуәт’нең ремейкын Meta Quest, PSVR2 һәм SteamVR өчен анонс ителгән.
Серия Багбир җитештерүе чорында тәнкыйтьчеләрнең икърарын алган, ә Эмпайр Интерактив банкротлыгыннан һәм милек хокукы Team6 кулына бирелгәннән соң тискәре рәвештә кабул ителгән. ТулыКуәт 3: Хаос & Җимереклек барлык вакытларның иң начар уеннарының берсе дип танылган, ә ТулыКуәт 2 үз Максималь сугыш ремейкы белән сериянең иң яхшы уеннары дип саналган. Тәүге Багбир булдыручысы шул вакыттан соң ТулыКуәт рухи варисы булган 2017 елгы Җимерлекфесты (Wreckfest) уенын булдырган.
Уеннар ИсемТөп нөсхә исемеЧыгу көнеПлатформаларТулыКуәтFlatOut2004Виндоус, ПС2, ИксбоксТулыКуәт 2FlatOut 22006Виндоус, ПС2, ИксбоксТулыКуәт: Максималь сугышFlatOut: Ultimate Carnage2007Иксбокс 360, ВиндоусТулыКуәт: МаңгайFlatOut: Head On2008ПСПТулыКуәтFlatOut2010ВииТулыКуәт 3: Хаос & ҖимереклекFlatOut 3: Chaos & Destruction2011ВиндоусТулыКуәт КаскадёрFlatOut Stuntman2013АндроидТулыКуәт 4: Тулы акылсызлыкFlatOut 4: Total Insanity2017ПС4, Иксбокс Ван, ВиндоусТулыКуәт ВЧFlatOut VRМ.ю.Meta Quest, ПС5, SteamVR ТулыКуәт барышы еллар дәвамында гомумән алганда үзгәрмәгән, шуңа күрә ул туктап тору һәм кабатлану өчен тәнкыйтьләнгән. Беренче уен санак йөрткән җиде машиналарга каршы стандарт түгәрәк узышлар һәм җимергеч дерби ярышлары, я ачык бушлыкта я стадион трассаларында, тәкъдим итте. Ул машиналарның артык зарарлануы, мәгънәсез физика һәм көлке барыш өчен аерылган, ә ТулыКуәт 2 беренче уенның барышын үстерү һәм яхшырак узышлар, транспорт чаралары, графика һәм идарә булуы өчен макталган. Ул . ТулыКуәт: Максималь сугыш исемле киңәйтелгән юрамасын Xbox 360 өчен алган, ә ул ТулыКуәт: Маңгай исемле портын PlayStation Portable өчен алган.
ТулыКуәт 2’дән соң, Багбир Энтертэйнмент серияне ташлады һәм нидерланд Team6 Game Stuios исемле төркеме франшизаның киләсе өч өлешен булдырды, ә Килотонн сериянең соңгы уен булган ТулыКуәт 4: Тулы акылсызлык уенын ясады. Әмма, киләсе уеннар ТулыКуәт 2’нең кабул ителүен узып китмәделәр: ТулыКуәт 3: Хаос & Җимереклек иң начар уеннар берсе дип саналды, Nintendo Gamer ТулыКуәт уенының Вии өчен басмасын “җирәнгеч” дип санады, һәм ТулыКуәт 4: Тулы акылсызлык урта билгеләр алды. 2013 елда, Team6 Game Studios айОС платформасындагы рэг-долл физикасы кулланган ТулыКуәт Каскадёр спин-оффын чыгарды.
Искәрмәләр
Төркем:ТулыКуәт (санак уеннары сериясе) Төркем:Након франшизалары Төркем:2005 елда башланган санак уеннары серияләре