Шәфигуллин – татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Шәфигулла» («Аллаһының яклаучы бәндәсе», «арадашчы») исеменнән ясалган.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Айрат Шәфигуллин (15.09.1965), Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2014). Әхмәдулла Шәфигуллин (1905―1971), физика-математика фәннәре докторы (1948), профессор (1948), 1949―1955 елларда КДУ проректоры. ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1954). Лотфулла Шәфигуллин (14.05.1955), «Таттелеком» ААҖ директоры, V чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты. Ринат Шәфигуллин (30.03.1968), «Татбурнефть» ИК ААҖ (Әлмәт) директоры. V чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты. Фаил Шәфигуллин (1939-1982), татар язучысы. Хәбрахман Шәфигуллин (Рахман Шәфигуллин, 1949), «Чаллы-ТВ» телекомпаниясен нигезләүче, «Шәһри Чаллы»ның баш мөхәррире (2010―2014). Шәйхулла Шәфигуллин (1853—?), сәүдәгәр, хәйрияче, шәһәр думасы гласные (1906-1917, Иркутск).

Шәфигуллина Әминә Шәфигуллина (13.09.1930), «Элекон» заводы (Казан) пресслаучысы, Социалистик Хезмәт Батыры (1966). Зарина Шәфигуллина (2001), шахмат буенча Россия спорт мастеры (2022), хатын-кызлар арасында ФИДЕ мастеры (2017).

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр