Гайсин – фамилия һәм топоним.

Фамилия Гайсин — татар фамилиясе. «Гайсә» исеменнән ясалган. Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Әхмәтсафа Гайсин (1918-1943), Советлар Берлеге Каһарманы (1944, вафатыннан соң). Бәхти Гайсин (1930-1991), композитор, БАССР халык, РСФСР атказанган артисты. Илгизәр Гайсин (1952), КФУ профессоры, фән докторы. Илшат Гайсин (1939), Казан аграр университеты кафедра мөдире, профессор, ТР ФА академик-сәркатибе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Ленар Гайсин (1952), техник фәннәр кандидаты, ТР атказанган химигы, Дәүләт премиясе лауреаты (2010). Марат Гайсин (1959), Ишембай районы башлыгы (2008), икътисад фәннәре кандидаты, БР атказанган икътисадчысы. Нур (Нурулла) Гайсин (1914-1995), татар шагыйре. Рәхим (Рәхимҗан) Гайсин (26.04.1950), шагыйрь-бард, филология фәннәре кандидаты, КФУ Алабуга институты доценты, докторант. Усман Гайсин (1954), тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2005). Фивзат Гайсин (1946), галим, физика-математика фәннәре докторы. Топоним Гайсин () — Украинаның Винница өлкәсендәге район әһәмиятендәге шәһәр (халык саны 25 640).

Төркем:Фамилияләр Төркем:Топонимнар