Мөслимнең «Ислам» мәчете — Татарстанның Мөслим районы административ үзәге Мөслим авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Райондагы 38нче, район үзәгендәге бишенче мәчет В Муслюмовском мухтасибате открылась новая мечеть. islam-today.ru. Җирле мөселман дини оешмасы ― Үзәкләштерелгән дини оешма ― Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Мөслим районы мөхтәсибәте Мөслим авылындагы «Ислам» мәчете мәхәлләсе карамагында.
Урнашуы Мөслим районы административ үзәге Мөслим авылында, «Яңарыш» микрорайонында Фоат Садриев урамында төзелгәнУлица Фоата Садриева в Республике Татарстан. Яндекс Карты.
Тарих Октябрь инкыйлабына кадәр Мөслимнең үзендә өч, хәзерге Мөслим районына керүче авылларда 65 мәчет булган.
Мөслим (Базарлы Вәрәш) авылы 1748 елдан бирле билгеле История района. muslumovo.tatarstan.ru. XX гасыр башында анда мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәннәре, 6 ярма җыю, 3 алачык, ашлык киптерү җайланмасы эшләве мәгълүм.
1848 елда авылда мәчет, 1905 елда ике мәчет һәм мәдрәсә булган. 1870 елдан Мөслимдә мәктәп эшләгән Муслюмово (Варяш, Мослим) Ирехтинская волость Мензелинского уезда Уфимской губернии. pomnirod.ru.
2023 елның 25 сентябренә Мөслимдә 4 (бишенчесе төзелә), районда 37 мәчет эшләгән.
Яңа заман «Ислам» мәчете төзелеше 2024 елның август аенда ниятләнеп, таш куелган. Төзелеш эшләре шуннан бирле зур оешканлык белән башкарылып киләИ.Исламова. Бүген район үзәгендәге бишенче мәчеткә ай куелды. Ислам в Муслюмово Вконтакте, 5.09.2025.
Мәчет төзелешенә алынучы иганәче ― «Агромастер» җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Зәкиян улы Исламов Исламов Ильгиз Закиянович һәм гаиләсе. Төзелешнең подрядчысы ― Казанның «Капелюшник Леонид и Михаил дом» (КЛМ ДОМ) компаниясеО компании. Строительная компания «КЛМ ДОМ».
2024 елның 26 сентябрендә яңа төзеләчәк «Ислам» мәчетенең урыны билгеләнеп, беренче казыклар кагылган. Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР МДН Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, дин әһелләре катнашкан.
2024 елның көзендә бинаның фундаментын төзү эшләре алып барылган. 122 субай кагылып, арматура белән ныгытылган. 73 м³ измә кайтарылган. Тәһарәтханә бүлмәсенә, аш-су әзерләү бүлмәләренә канализация торбалары сузылган. 2025 елның көзенә стена күтәрү, түбә ябу эшләре төгәлләнгән, манаралар ясалган. Мәчетне салдыруга финанс ярдәмен тулысынча Кадрия һәм Илгиз Исламовлар гаиләсе күрсәтә.
2025 елның Рамазан аенда (28 февральдән 29 мартка кадәр) Мөслимгә эш сәфәре вакытында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ислам» мәчете төзелешенең барышы белән танышкан В Муслюмовском мухтасибате установили полумесяц на строящуюся мечеть «Ислам». ДУМ Республики Татарстан в t.me.
2025 елның 5 сентябрендә, җомга көнендә, мәчет манараларына ярымайлар куелган. Тантанада ТР Рәисе администрациясенең баш киңәшчесе, дин эшләре кураторы Гадел Хәсәншин, район башлыгы Альберт Хуҗин, Җәмигъ мәчетенең «Ком сәгате» мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир хәзрәт Борһанов, район җәмагатьчелеге катнашкан. Ф. Гайнетдинова, Д. Нуретдинов. Ислам мәчетенә ай кую. Мөслим телевидениесе, 10.09.2025.
Кышка эчке эшләрне башкарырга керешү планлаштырыла.
Тасвирлама Ислам гыйбадәтханәсендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз һәм уку бүлмәләре, никах һәм исем кушу өчен тантана заллары, дини мәҗлесләр үткәрү өчен мөмкинлекләр каралган.
Имам «Ислам» мәчетенең имам-хатыйбы ― Ринар улы Ринас хәзрәт НәбиевРинас Набиев ВКонтакте (1987 елгы, Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсен бетергән), бер үк вакытта 2013 елдан Мөслим мәчете имам-хатыйбыМөслим районы мәчетләре һәм имамнары (автор-төзүче Габдулла улы Миңнулла хаҗи Абдуллин). К.: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2025. ― Б.103-104. ISBN 978-5-905160-38-7.
Искәрмәләр
Әдәбият Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары (автор-төзүче Габдулла улы Миңнулла хаҗи Абдуллин). К.: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2025, 208 б. ISBN 978-5-905160-38-7 Сылтамалар Мәчеткә ай кую. vkvideo, 3:16 Фәридә Гайнетдинова. Ислам мәчете манарасына ай беркетелде. Мөслим-информ, 5.09.2025
Моны да карагыз Мөслим җәмигъ мәчете Мөслим мәчете «Разалия» мәчете «Нур» мәчете Мөслим мәдрәсәсе
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Мөслим районы мәчетләре