Артур Дәүләтбәков, Артур Хәсән улы Дәүләтбәков (; ; 1971 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Зиянчура районы, Үтәгол) ― журналист, 2006 елдан «Йәшлек» газетасының баш мөхәррире. 2010—2020 елларда Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2016). Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле

1971 елның 25 гыйнварында Башкортстан АССР Зиянчура районы Үтәгол авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Хәсән Галиәкбәр улы (1939―2008) — тарих, әнисе Фәния Заһит кызы (Бердикулова)Фания Давлетбакова Вконтакте ― башлангыч сыйныфлар укытучысы. Зиянчура районы Ибрай авылы мәктәбенә укырга кергән. Гаиләсе белән шул ук районның Идәш авылына күчкәч, әлеге авыл мәктәбендә укуын дәвам иткән. 1987 елда Уфадагы 1нче интернат—мәктәпне (1994 елдан Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернаты ГБОУ БРГИ № 1 имени Рами Гарипова) тәмамлаган Выпускники БРГИ № 1.

1987 елда Уфа дәүләт авиация институтына укырга кергән. 1988 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетына күчкән, 1993 елда тәмамлаганАртур Давлетбаков ВКонтакте. БДУда укыганда «Йәнгүзәл» ансамбленда катнашкан. Студент чагында ук «Йәшлек» газетасында эшли башлаганМавлида Якупова. Человек, который любит родину, профессию и жизнь. Сайт Союза журналистов РБ, 25.01.2021.

Хезмәт юлы 1995―2002 елларда ― «Йәшлек» газетасы хәбәрчесе.

2002 ел ― «Башкортостан кызы» журналы мөхәррире урынбасары.

2002 ел ― (1991 елга кадәр «Пионер») журналы мөхәррире.

2006 елдан ― Йәшлек газетасы баш мөхәррире.

Иҗтимагый эшчәнлеге 2010―2020 елларда ― Башкортстан Журналистлар берлеге рәисеЛейла Аралбаева. На XXII съезде Союза журналистов Башкортостана выбрали нового председателя. Башинформ, 15.12.2020.

Китабы Интернат мой — дом родной. Коллектив авторов: Кудакаев Ф. Ш., Галимова Г. Г., Давлетбаков А. Х.КОНКУРСЫ. Претенденты на журналистскую премию определены Газета «Республика Башкортостан», № 174, 2005, 9 сентябрь.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәреНаиля Искандерова. Взгляд на республику сквозь призму профессиональных достижений. «Вечерняя Уфа», 20.09.2016 2025 ― Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия ― «Бельские просторы» журналында басылган «Уфа — Донбасс арасы ― барасы да, барасы» (Өфө – Донбасс араһы – бараһы ла, бараһыӨфө – Донбасс араһы – бараһы ла, бараһы. ye102.ru, 25.11.2024) юлъязмалары () өченМавлида Якупова. Признание таланта и достижений журналистов. сжрб.рфЭлина Әхмәтова. Башҡортостанда Шәһит Хоҙайбирҙин исемендәге премия лауреаттары билдәле булды. Башинформ, 21.10.2025

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны ЛиляЛиля Давлетбакова Вконтакте, кызы. Курайда, думбырада уйный.

Искәрмәләр

Сылтамалар Главному редактору молодежной газеты «Йәшлек» Давлетбакову Артуру Хасановичу - 50 лет! Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, 25.01.2021

Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Россия журналистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:XX гасыр журналистлары Төркем:XXI гасыр журналистлары Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары