Резедә Сәрвәр кызы Шәрипова (; 05.12.1962, Мәндәй, Азнакай районы, ТАССР, РСФСР ) — татар шагыйрәсеАзнакайның Зәңгәр мәчетендә Шигырь бәйрәме узды. һәм журналисты,Язучылар укучылары белән очрашты. Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия (2012) лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Татарстанның Журналистлар (2001) һәм Язучылар (2011)Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. берлекләре әгъзасы булып тора.
Биографиясе Резеда Сәрвәр кызы Шәрипова (кыз фамилиясе — Сәфиуллина) 1962 елның 5 декабрендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Авылда урта мәктәптне, 1985 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Хезмәт юлын 1985 елда Азнакай интернат-мәктәбендә тәрбияче булып башлый. Әмма ике елдан соң иҗатка тартылу аны Азнакай районының «Маяк» газетасы редакциясенә алып килә. Корреспондент булып эшли, төрле темаларга яза, «Маяк» газетасында бүгенгәчә яшьләр һәм мәктәп тормышы бүлеге мөхәррире булып эшли.
Китаплары «Сандугач керсә күңелгә» (2003 ел, Яр Чаллы нәшрияты), «Ялкау балыкчы» (2006 ел, Татарстан китап нәшрияты), «Бүген бездә Сабантуй!» (2011, җирле нәшрият), «Авызыңа бал да май» (2012, Татарстан китап нәшрияты), «Алдакчы яңгыр» (2017, «Рухият» нәшрияты), «Сабантуй» (2018, Татарстан китап нәшрияты), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001), «Балаларга бүләк» (2007).
Бүләк һәм премияләре
«Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды үткәргән «Балаларга бүләк» әдәби конкурсы лауреаты (2007), Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия (2012) лауреаты, Азнакай районының Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты. «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре», Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, Тармак һәм район хакимияте мактау грамоталары.
Искәрмәләр
Төркем:Татар язучылары Төркем:Азнакай районында туганнар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар