Рецензияләрдән тәгъзияләргә: ХХ йөз башы татар әдәби тәнкыйте - Таһир Гыйлаҗевның 2008 елда Татарстан китап нәшриятында басылган китабы. Китапта милли сүз сәнгатенең "алтын дәвере"ндә яшәгән язучыларның әдәби иҗатларын бәяләгән һәм ХХ гасыр башы татар әдәби тәнкыйтенең төп жанрларында язылган текстлары тупланды. Җыентык лирик, эпик һәм драма әсәрләрен, әдипләр иҗатын, әдәби тәнкыйтьне тирәнрәк аңларга, гыйльми-нәзари төшенчәләрне ныграк үзләштерергә, иҗади фикерләү һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Китапның тиражы 2000 д.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:2008 ел китаплары Төркем:Татарча китаплар Төркем:Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар