Ысык елгасы - Иле елгасы бассейнындагы елга.

Географик урыны Алматы өлкәсе Йәнбәкшиказакъ,Талгар төбәкләре территориясе буенча ага.

Башы Иле Алатавындагы Корженевский (3950 м биеклектә), Григорьев (3850 м биеклектә) бозлыкларында башлана, һәм Капшагай сусаклагычына коя.

Гидрографикасы Озынлыгы 96 км, шуларның 22 км тирәсе Ыссык тарлавыгы буенча уза. Елганың киңлеге һәм тирәнлеге һәр өлешендә 35 м-дан 78 м-га кадәр киңлектә, 25-30 см-дан 11,5 м-га кадәр тирәнлектә. Таулы ташкында агымның тизлеге 3 м/сек тәшкил итсә, түбән агымда һәм елга ахырында 0,06 м/сек кадәр кими. Агымның тизлеге сезонлы үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәрә: язын су дәрәҗәсе күтәрелгәч, агым тизлеге арта, иң көчле агым июнь-июль айларында күзәтелә, октябрь-ноябрьдә кими һәм кышын минимумга җитә.

Елганың зоналары Елганың озынлыгы августның физик-гидрологик факторлары буенча җиде зонага бүленә:

беренче зона - бозлык, мәңгелек кар чигеннән 4000-3000 м, су температурасы 0°С; икенче зона - бозлыкның башы - морена зонасы, диңгез биеклегеннән 3000-2900 м югарыда, агым тизлеге якынча 2 м/сек, су бозлыкның ләме аркасында болганчык; өченче зона - тау елгасының өске өлеше, абсолют биеклеге 2900-1800 м, су температурасы 3,0-8°с, агым тизлеге 3-4 м/сек. Грунт хәрәкәте икенче зонага караганда акрынрак; дүртенче зона - елганың урта агымы, абсолют биеклеге 1800-1000 м, су температурасы 8-12°С, агым тизлеге 3-4 м/сек, урыны белән грунт хәрәкәтчән; бишенче зона- елганың түбән агымы, абсолют биеклеге 1000-800 м, суның уртача температурасы 12-17°С, агым тизлеге 2 м/сек, грунт вак, эре һәм вак ташлардан тора, урыны белән ләмле ятмалар; алтынчы зона - далалык, абсолют биеклеге 800-600 м, су температурасы 17-19°С, агым тизлеге кискен рәвештә 2 м/сектан 0,09 м/секка кадәр төшә. Төбе вак бөртекле, вак ташлы, комлы, ләмле, үзәне киң; җиденче зона - тигезлек һәм ярым чүл, абсолют биеклеге 700 м һәм аннан да түбәнрәк, температура якынча 30°С, агым тизлеге бик акрын (0,06 м/сек), грунт - ком, ләм.Жалпы гидробиология. Б.Минсаринова, Б.Есжанов, 2017. ISBN 9785040889143

Су бассейны Елганың морена зонасында уң яктан Күкболак елгасы, югары, урта агымнарда уң һәм сул яктан берничә елга кушылдыгы тоташа. Елга урта агымда 1759 м биеклектә Ыссык күле аша үтә.

Искәрмәләр

Төркем:Елгалар Төркем:Ауразия елгалары Төркем:Гидробиология