Көтүче сумкасы () — әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бер- яисә икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы; чүп үләне.
Таралуы 5–7 төре билгеле, Җир шарының уртача һәм субтропик төбәкләрендә үсә.
Татарстанда бер төре — гади көтүче сумкасы (C. bursa-pastoris) таралган, республиканың барлык җирендә очрый, яшелчә чәчүлекләрен, кыр культураларын чүпли.
Ботаник тасвирлама
Тамыр яны яфраклары яфрак таралгысына җыелган, алар — тоташ, каурыйсыман телмә, ланцетсыман, сабаклы һәм сабакны тоташ каплаган яфраклар. Чәчәкләре вак, ак, алсу яисә саргылт, калкансыман (чәчәк ата башлаганда), аннан соң озынчаланган чуксыман чәчәк оешмасында урнашкан. Җимеше — ян-якларыннан кысылган өчпочмаклы кузак формасы белән сумкага охшаган (исеме шуннан алынган). Майдан сентябрьгә кадәр, вегетация чоры беткәнче чәчәк ата. Орлыктан үрчи. Бер үсемлек 50 меңгә якын орлык бирә, алар туфракта 6 елга кадәр яшәргә сәләтле (җәй дәвамында 2–3 буын өлгерә); язгы һәм көзге формалары бар.
Кеше тормышында урыны
Көрәш чаралары — агротехник һәм химик.
Яшь яфраклары ашарга яраклы.
Көтүче сумкасының төнәтмәсе һәм сыек сыгынтысы медицинада һәм ветеринариядә кулланыла.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ktche-sumkasy.
Әдәбият
Ленинград өлкәсенең иллюстрацияле үсемлекләр билгеләгече / Под ред. А. Л. Буданцева һәм Г. П. Яковлева - М.: КМК, 2006 - 230 - 231 нче битләр. - ISBN 5-87317-260-9. Гөмәров В.З. Туган якның шифалы үсемлекләре. - Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1996. -160 б. ISBN 5-295-01499-1
Сылтамалар
Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үләннәр Төркем:Ике өлешлеләр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Татарстан табигате