Азазелло (романның беренче редакцияләрендә Фиелло) - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында персонаж, демон, Воланд иярченнәренең берсе. Тасвирлама Азазелло кечкенә буйлы, ләкин гаҗәеп киң җилкәле, казык тешләре чыгып тора, чәчләре ялкынлы-җирән төстә.
Романда Азазеллоның чын йөзе дә тасвирланган: аның ике күзе дә бер төрле, буш һәм кара; ә йөзе ак һәм салкын.
Азазелло күбесенчә явыз эшләрне (үтерү-агулау, куып җибәрү һ.б.) башкара, ул - салкын коралларны уйлап табучы зат, Булгаков романда аның турында "демон-убийца" дип әйтә шәйтан-үтерүче Килеп чыгыш Иске Васыятьтә Азазель дигән фәрештә турында искә алына. Шундый ук очрак Исламда да бар: Газазил исемле фәрештәгә ләгънәт төшә һәм ул Җиргә Иблис исеме белән куыла.
Романда Азазелло күбесенчә начар, чынлап торып начар эшләр башкара: Степан Лиходеевны Мәскәүдән Ялтага күчерә, Михаил Берлиозның агасы Поплавскийны Начар фатирдан куып чыгара, револьвер белән атып Барон Майгельны үтерә. Шулай ук карагыз Воланд иярченнәре Сылтамалар Азазелло Булгаков энциклопедиясендә Искәрмәләр
Төркем:Булгаков персонажлары