Баск теле (үзатамасы Euskara) — басклар теле, Басклар Иле һәм Наварраның рәсми теле. Башка Европа телләреннән аермалы буларак баск теле һинд-аурупа яки башка телләр гаиләләренә керми, ул изолят тел дип санала. Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 700 мең кеше. Күпчелек басктеллеләр Басклар Илендә, калганнары Европа, Америка һәм Австралиянең төрле регионнарында яши.

Баск телендә беренче китап — Linguae Vasconum Primitiae, ул 1545 елда чыга. 1982 елдан бирле баск теле Басклар Иленең рәсми теле.

Язу Баск теле латин әлифбасына нигезләнә. Аның әлифбасы 22 хәрефтән тора: а, b, d, e, f, g, h, i, j, k, l, m, n, ñ, o, p, r, s, t, u, x, z. Басым сүз башыннан икенче иҗеккә куела.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Баскча-русча һәм русча-баскча онлайн сүзлек Баск теле. Аудио

Төркем:Авразия телләре Төркем:Испания телләре Төркем:Франция телләре *