Итальяннар () — роман телләр төркеменә кергән халык. Гомуми саны — якынча 130 миллион кеше, аларның 56 миллионы Италиядә яши. Шулай ук Бразилия, Аргентина, АКШ, Уругвай, Канадада күпләп яши. Венесуэла, Австралия, Швейцария, Алмания, Перу, Франция, Бельгия, Испания, Чили, Бөекбритания, Парагвай һәм башка илләрдә дә итальяннарның зур диаспоралары яши.

Күпчелек итальян католикчылык динендә.

Телләре — итальян теле. Ул һинд-аурупа телләренең роман төркеменә карый. Бер-берсеннән нык аерылган диалектларга бүленә. Әдәби итальян теленә Данте Алигьери нигез салган дип санала.

Искәрмәләр

* Төркем:Европа халыклары Төркем:Италия халыклары Төркем:Франция халыклары