Роберт Сесил (; тулы исеме Эдгар Олджернон Роберт Гэскойн Сесил (виконт Сесил-оф-Челвуд); 14 сентябрь 1864 ел, Лондон – 24 ноябрь 1958 ел, Көнбатыш Суссекс) – британияле юрист, парламент, җәмгыять һәм дәүләт эшлеклесе, Милләтләр Лигасының актив хезмәткәре һәм идеологы, 1937 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Биография Роберт Сесил Лондонда туа. Ул лорд Роберт Гаскойн-Сесилның һәм барон Олдерсонның кызы Джорджинаның гаиләсендә өченче була. Кайбер фактлар Сесил 1946 елда Милләтләр Лигасының иң соңгы утырышында катнаша. Ул Лигада эшчәнлеге турында «Бар юлым» дигән автобиография авторы. Роберт Сесил Берләшкән Милләтләр Ассоциациясенең гомерлек мактаулы президенты итеп сайланыла.
Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Милләтләр Лигасы