Чүти, Татар Чүтие — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы татар авылы. Язучы Зариф Бәширинең туган авылы. Тарих Чүти авылы борынгылардан санала, Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Авыл 1565-67елгы мәгълүматларга тупланган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә искә алына.Аның исемен И.П.Ермолаев китабында да теркәп калдырган (Ермолаев,1980,№797). Монда бу вакытта 145хуҗалыкта 497ир һәм 503хатын-кыз көн күргән.Өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, элек бу тирәләр калын урман белән капланган булган. Күченеп килгән кешеләр бу урманнарны кисеп чәчүлек җирләр ясыйлар. Шул урыннарны эшкәртергә,елга кырыена имеш беренче булып Чүти исемле кеше килеп утырган. Соңыннан күчеп килүчеләр күбәйгән. Авылны беренче килеп урнашкан кеше исеме белән атый башлаганнар, ә елганы Гөбенә дип атаганнар. Ул кешене Татарстанның хәзерге Аксубай районы Иске Кәрмәт авылыннан күченеп утырган дип сөйлиләр олылар.Чүти бабайның беренче торак йортлары Тутый кош елгасы буена урнашкан, хәзерге иске мәчет бинасы урынында булырга тиеш. Чүти бабайның килеп утырганына кадәр Зур Тәрбит, Соравыл, Иске Тәрбит авыллары булган, чөнки күп кенә җирләрнең инде хуҗалары булып бу җирләр эшкәртелгән. Алып баба белән бәйләнешле атамалар булган (Торна тавы) шактый борынгы чорларда оешалар. Алыпка мөнәсәбәтле тау калкулыкларга татар мәгърифәтчесе К.Насыйри да игътибар иткән һәм аларны борынгылык белән бәйли. Алып баба бик арыгач ял итәргә утыра һәм үзенең чабаталарын чишеп кага.Төшеп калган туфрак шул кадәр күп була, хәтта ике калкулык барлыкка килә. Калкулык ямь-яшел булып ерактан ук күренеп тоганга, урыны да тыныч урында булганга күрә, торналар бик үз итәләр үзен. Торна тавы атамасы менә шуннан килеп чыккан.Чүти тирәсендә урнашкан авылларның исемнәре дә (Әлбаш, Күлбаш һ.б.) авылның борынгы икәнен билгели. Олыларның сөйләве буенча, Чүти авылының көньяк – көнчыгышындагы җирләр морзаныкы булган (кызганыч, исеме билгесез). Гаиләсе булмау сәбәпле, ул үз җирләрен авыл халкына өләшеп бирә һәм үзе дә Чүтидә төпләнеп кала. Халык
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1861 Шәкүр Карак Ат урлау 1926-12-07 Казан 1888-05-05 Зариф Бәшири «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шагыйрьгалимтәрҗемәчеязучыпублицист 1962-10-21 Уфа 1912 Гази Сабиров инженерсәясәтче 1994 1952-12-01 Фидания Камалова Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучы
Год Население 1989 823 1997 778 2010 673 2011 623 2010 елгы җанисәп буенча авылда татарлар гына яши. =
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 590 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Күренекле кешеләре = Зариф Бәшири. Фидания Камалова (1952), Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы (2001). Шулай ук карагыз Шәкүр Карак. Мәгариф өлкәсе Чүти урта мәктәбе Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
Төркем:Кайбыч районы татар авыллары