Хуҗа Хәсән — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге үзәге. Географиясе Хуҗа Хәсән Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 93 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан көньяк-көнбатышка таба 23 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Олы Кайбыч авылыннан 26 км көнбатыштарак, Чуашстан белән чик буенда, Гөбенәнең кушылдыгы Инеш елгасы ярында урнашкан. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарих 1619 елдан билгеле.Хуҗа Хәсән. Татар энциклопедиясе. 18 гасырда авыл халкы чукындырыла. 1710 елда башта авыл ике җирдә була, икесендә дә 2-3 гаилә чукындырылган. Чукынудан качып китүчеләр бүгенге Апас районы Күкшем авылын нигезли, бер өлеше хәзерге Буа районы Бик-Үти авылына күченә. Чукындырылган татарларның бабалары арасында нугайлар да булырга охшый. Хуҗа Хәсән авылында язып алынган бер риваять буенча, ул авылны Идел буе Болгарына Аксак Тимер һөҗүменнән соң хәзер Чистай төбәге нугайлары (мишәрләре) нигезләгән дип уйланыла, алар Улыби-Ульби нәселеннән була. Шул ук вакытта Казанны саклаучы нугайлар башында Улы би торуы билгеле. Авылның атамасы да беренче нигезләүче — Хуҗа Хәсән дигән кеше белән бәйле.Три брата - три деревни. История происхождения деревни Хозесаново Кайбицкого района. Халык саны 1989 1997 2010 2011 2017 742 725 635 653 647 Авылның төп халкын татарлар — 94%, чуашлар — 5% һәм руслар — 1% тәшкил итә (2017).
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 537 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 91,25%, чуашлар — 5,59%, башка халыклар — 3,17%.
Күренекле кешеләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1937-10-30 Вячеслав Данилов Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбеТәтеш авыл хуҗалыгы техникумыКазан дәүләт финанс һәм икътисад институты тарихчыикътисадчы МенделеевскШирәмәт районыТәтеш районыАпас районыТасмаТатарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 1954-12-11 Владимир Мироваев Казан дәүләт мәдәният институтыАлабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеХуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе музыка укытучысыкомпозиторшагыйрьбаянчы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте 1977-03-30 Алексей Николай улы Макаров Казан (Идел буе) федераль университеты икътисадчы
Владимир Мироваев — үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы. Вячеслав Данилов — тарихчы, икътисадчы. Алексей Макаров — Татарстан Республикасы Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе. Иван Капитонов (1965 елда туган) — рәссам, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы. Дин Авыл халкы XVIII гасырга кадәр ислам динен тоткан, авылда мәчет эшләп торган. XVIII гасырда авыл халкы көчләп чукындырыла, мәчет хәзерге Яшел Үзән районы Айдар авылына күчерелә.Тарихчы Вячеслав Данилов: «Керәшен дигән милләт юк ул! Татар дип язылырга кирәк!». Мәгариф 1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – тулы булмаган урта, 1989 елдан Хуҗа Хәсән урта мәктәбе дип үзгәртелә. Мәдәният
Авылда Тау иле керәшен татарлары музее эшли. Мәдәният йорты, китапханә, спорт мәйданчыгы, фельдшерлык пункты бар. Икътисады Халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә. Моны да карагыз Хуҗа Хәсән мөселман зираты Хуҗа Хәсән кабере Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
Төркем:Кайбыч районы керәшен татар авыллары