Тайваньдә ислам () — Тайвань территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Тайвань халкының (23 млн 860 мең кеше) 0,30 % ы (60 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 . Тайваньдә ислам тарафдарлары дини азчылыкны тәшкил итә.

Тайвань ватандашлары булган мөселманнардан тыш, илдә Индонезиядән (2000 елның июненә 52 000 кеше), Мьянма һәм Таиландтан утрауга эшкә килгән мөселманнар да бар.

Тарих Хәзерге Тайвань территориясендә ислам XVII гасырдан билгеле. Беренче булып утрауга Кытайның утраудан Тайвань бугазы белән аерылып торучы провинциясе мөселманнары күченгән. 1661 елда пират Чжэн Чэнгун (Коксинга) җитәкчелегендә, араларында мөселманнар да булган 25 мең гаскәри утрауга килеп, Формоза (Тайвань) утравын Нидерланд колониаль көчләреннән азат иткән Zheng Chenggong Chinese pirate. Encyclopædia Britannica.

Утрауда берничә гасыр дәвамында Тайвань ватандашлары булган, хәнәфи мәзһәбе сөнни исламын тотучы халкы вәкилләре яши (барлык мөселманнарның 90 % ы).

1946—1950 елларда Кытайда барган ахырында гаскәри һәм дәүләт хезмәткәре булган 20 мең мөселман материктан утрауга качып килә.

1980-еллардан башлап, утрауга Мьянма һәм Таиландтан мөселман эшчеләр килүе арткан. Тайваньда Индонезия, Малайзия, Таиланд һәм Филипиннан, барысы 30 дан артык илдән килгән 180 меңнән артык чит ил мөселманнары эшли.

Ислам җәмгыятьләре

Утрау мөселманнары Кытай мөселман ассоциациясенә (КМА) һәм Кытай мөселман яшьләр лигасына берләшкән. Кытай мөселман ассоциациясе 1938 елда материк Кытайның Ухань шәһәрендә оешкан, Кытай Ватандашлар сугышыннан соң, 1951 елда Тайвань утравына күчеп килгән. Рәсми рәвештә 1958 елда торгызылган. Кытай мөселман ассоциациясе бөтен Тайвань буенча төрле дини чаралар уздыра һәм волонтёрлар эшчәнлеген оештыра. КMA материк Кытайга трансляцияләнә торган атналык радиопрограммага иганәчелек итә. Тайвань Кораллы көчләрендә хезмәт итүче мөселманнар белән даими бәйләнештә тора. Тайваньнең рәсми дипломатик мөнәсәбәтләре булмаган 46 илнең мөселманнары белән мәдәни бәйләнешләр булдырган. Тайвань мөселман яшьләренә чит илдә башлангыч дини белем алу өчен стипедияләр билгели Islam in Taiwan .

Кытай мөселман яшьләр лигасы «Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясе» () исеме астында 1930-еллар башында Мукденда оештырылган. 1940-еллар ахырында, Кытайда Ватандашлар сугышы башланганда, Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясенең күп кенә әгъзалары Квантун провинциясенә күчеп килә. 1949 елның июлендә Кытай яшьләр антикоммунистик лигасы булып оеша. Шул ук елны лига Квантуннан Тайваньгә күчеп килә. 1957 елдан — Кытай мөселман яшьләр лигасы. Кытай мөселман ассоциациясе белән күп кенә дини мәсьәләләрдә (мәчеттә гарәп телен куллану һ. б.) каршылыкка керә.

Халык саны һәм финанс чараларының чикләнгән булуы Тайвань мөселманнарына мәдрәсә булдырырга мөмкинлек бирмәгән. 2000 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Тайваньдә булган генераль сәркатибе Абдулла ибн Салех Әл-Обайд утрауда мәдрәсә оештыру идеясен хуплаган.

2000 елның 21 февралендә Тайваньнән 32 кеше Согуд Гарәбстаны короле чакыруы буенча хаҗ кылган.

2018 елда Тайваньдә унбер мәчет исәпләнә, аларның иң зурысы, борынгысы — Тайбэй үзәк мәчете. Һәр мәчет һәм аның эшчәнлеге үзенең директорлар шурасы тарафыннан идарә ителә.

Мәчет

Тайбэй җәмигъ мәчете — 1960 елда Иран шаһы һәм Иордания короле финанс ярдәме белән ачылган мәчет. Гомуми мәйданы 2 747 кв. метр. 1999 елда «Тайбэйның дини мирасы объекты» дип танылган. Кытай мөселман ассоциациясе кулындаThe Taipei Grand Mosque. Искәрмәләр

Сылтамалар Islam in Taiwan

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Тайваньда ислам Төркем:Тайваньда дин