Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова (1862 елның 15 декабре, РИ, Әстерхан губернасы, Ташлыяр — 1929 ел, ССРБ, РСФСР, Түбән Идел крае, Янкала районы, Ташлыяр) — татар шагыйрәсе. Әстерхан җирендә беренче шагыйрә хатын-кызАнастасия Степанова. Газиза Самитова: первая астраханская поэтесса//Астракульт, беренче татар шагыйрәләренең берсеБиктемирова Т.А. Татарская женщина в зеркале истории.
Тәрҗемәи хәле Газизәнең бабасы Шәмсетдин Ташлыяр авылына элекке Казан губернасы Тәтеш якларыннан килеп урнашкан. Газизә Баһаветдин белән Шәһимә Сәмитовларның сигез баласының берсе була. Әтисе икенче гильдия сәүдәгәре булган. Газизә, шул вакытларга караганда, хатын-кызлар өчен яхшы белем ала. Ул җирле мәдрәсәдә һәм өйдә укыганАнастасия Степанова. Газиза Самитова: первая астраханская поэтесса//Астракульт. Ул күп укый, татар телендә төрле выкытлы матбугат алдыраГабдрафикова Л. Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX - начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2015. с.284. ISBN 978-5-298-03001-4. Татар теленнән тыш, калмык, рус, төрек, гарәп, фарсы телләрен дә белгән. Газизә бик яшьли шигырьләр яза башлый, Шагыйрәнең 1876—1882 еллардагы иҗаты күтәренке рух, тирән өмет белән сугарылган, алар — яшьлек хатирәләре. Үсеп җиткәч, Газизә бик күп авырлыклар кичерә, ата-аналары аны күңеле теләмәгән кешегә кияүгә бирәләр. Ул гомере буе сөйгән егетен оныта алмый. Бу мотив аның шигырьләрендә дә сакланаТатар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т. 2: XIX йөз татар әдәбияты. Казан: ТКН, 1985. – 575 б. – Газизә Сәмитова . – Б. 412-414. ISBN 978-5-298-03074-8
Ул биш бала тапкан һәм, никахта 12 ел булганнан соң, 1894 елда ире белән аерылышканГабдрафикова Л. Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX -начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2015. с. 286. ISBN 978-5-298-03001-4. XIX гасыр ахырыннан татар матбугатында хатын-кызлар язган хезмәтләр чыга башласа да, XIX гасырның 70-80нче елларында хатын-кызлар иҗаты татар матбугатында кабул ителмәгән була. Газиз Сәмитова үз әсәрләрен матбугатта беркайчан да чыгарырга тырышмаган. Аның иҗаты 1930-елларда, вафат булганнан соң гына ачыла. Аның шигырь җыентыгы 1965 елда гына Казанда чыга. Газизә Сәмитованың авыл тарихы һәм халык иҗаты турында язылган кулъязмалары Санкт-Петербургта РФА Көнчыгыш кулъязмалар институтында саклана.
Истәлек Газизә Сәмитова хөрмәтенә туган авылында урам аталган. 2014 елда Ташлыяр авылы халкы инициативасы белән Газизә Сәмитова музее ачылганhttp://astrakhan-musei.ru/article/article/view/14260 . Ике елга бер тапкыр Газизә Сәмитова исемендәге әдәби премия тапшырылаhttps://rospisatel.ru/sobytija2018/63.htm. 1965 елда Җәвад Алмаз 20 йөз башында иҗат иткән татар шагыйрәсе Г. Сәмитова иҗатын ача, аның шигъри җыентыгын басмага әзерли.
Басмалар Татарча Сәмитова Г. Сайланма әсәрләр /Г. Сәмитова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 156 б. Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре /төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. М. Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 278 б. – Газизә Сәмитова. – Б. 18-39.
Русча Самитова Г. Полно плакать, девушка…; Тоска; Напрасная жизнь; «Сон в глаза мои заглянет…»; «Я шестьдесят и шесть жила на свете…» /Г.Самитова; стихи; предисл. ред.; пер. с татар. Р.Кожевниковой //Идель. – 1992. – № 5/6. – С. 36-37. – Текст парал. татар., рус. яз. Татарча һәм Русча Ташлыярский соловей /составители: И. Б. Левитан и др.; художественный перевод И. Левитан. 2017 Астрахань: Новая Линия. - 124 с. ISBN 978-5-9907882-0-6
Чыганаклар Татарча Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т.2: XIX йөз татар әдәбияты. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1985. – 575 б. – Газизә Сәмитова. – Б. 412-414. ISBN 978-5-298-03074-8 Гайнуллин М. Зур мираслы шагыйрә /М. Гайнуллин //«Азат хатын». – 1983. – № 3. – Б. 9-10. Закирҗанов Ә. Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре /Ә. Закирҗанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 175 б. – «Йөрәк-бәгырьләрем өзелде...»: (XIX йөз шагыйрәсе Г. Сәмитова иҗатына бер караш). – Б. 125-138. Закирҗанов Ә. «Йөрәк-бәгырьләрем өзелде» /Ә.Закирҗанов //Мирас. – 2006. – № 3. – Б. 32-40. Җәүһәрова Ф. XIX йөз шагыйрәсе Газизә Сәмитова /Ф.Җәүһәрова //Аспекты гуманитарных исследований: материалы итоговой конф. Татар. гос. гуманит. ин-та за 1997 г. – Казань: Изд-во ТГГИ, 1998. – С. 23-27. Рәхим Г. Газизә Сәмитова (1862-1929) /Г.Рәхим //Азат хатын. – 1988. – № 4. – Б. 19. Ркаил Зәйдулла. Милләт Газизәсе// Казан утлары №2, 2018. Әстерханда беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исемендәге премия гамәлгә куелырга мөмкин//Татар-информ
Русча Гайнуллин М. Х. Татарская литература XIX века /М. Х. Гайнуллин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 308 с. – Татарская поэтесса Г.Самитова. – С. 157-161. Кожевникова Р. «На Идели камушек зеленый…» //Идель. – 1992. – № 7-8. – С. 92. Гайнутдинов М. Поэзия женской души /М. Гайнутдинов //Сов. Татария. – 1982. – 26 дек.
Искәрмәләр
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Мәдрәсә тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Әстерхан өлкәсе