Зифа Нагаева, Зифа Вәли кызы Нагаева (1956 елның 1 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Иске Итекәй) — һәвәскәр композитор һәм җырчы, шагыйрә, популяр җырлар авторы, автор-башкаручы, радио (1996—2013), телевидение алып баручысы, тантаналар алып баручы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2003), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011), Башкортстанның (2020) һәм Татарстанның (2022) халык артисты. Авыргазы районы хакимияте тарафыннан булдырылган Г. Ибраһимов премиясе лауреаты (2006). Авыргазы районының мактаулы гражданы (2024).

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 1 мартында БАССР Авыргазы районы Иске Итекәй (вариант: Гомәр) авылында туган. Әтисез үскәнРезидә Вәлитова. Зифа Нагаева туганнарын тапкан. Кызыл таң, 24.07.2019. Бертуган энесе (үзенең автосервисы бар). Әнисе Зәйтүнә — 40 ел укытучы булып эшләгән. 8 сыйныфны тәмамлагач, Уфаның 2нче педагогия училищесында «музыка укытучысы» һөнәрен үзләштерә. Аны тәмамлап, Авыргазы районы үзәгендә балалар бакчасында, мәктәптә музыка укытучысы булып эшли, музыка мәктәбе директоры була. Авыргазы халык театрында уйный. Читтән торып, Башкортстан дәүләт педагогия институтының (2000 елдан университет, 2006 елдан Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты) психология факультетын тәмамлаган. 1991 елда гаиләсе белән Уфага күченә, Резина-техник әйберләр заводының мәдәният сараендагы үзешчән түгәрәкләр эшендә актив катнаша. 84нче татар гимназиясендә, 107нче мәктәптә җыр түгәрәкләре алып бара, «Синтезспирт» заводы мәдәният сараенда ансамбльләр оештыра. Егерме елдан артык радиода эшли: яңа ачылган «Шәрык» радиосында музыкаль мөхәррир булып 4 ел хезмәт куя, аннары «Радио-2», «Юлдаш» «Юлдаш»та кунакта Зифа Нагаева. bash.news, 11.01.2020 радиоларында эшли. Биш ел Фән Вәлиәхмәтов белән чыгыш ясыйРәфилә Рәсүлева. Зифа Нагаева: Кешегә һәрвакыт хәрәкәт кирәк! «Яңарыш», 06.04.2017.

Иҗаты 1996—2013 елларда «Башкортстан» радиосында эшли, «Юлдаш» иҗат берләшмәсендә «Югалту-табышларым»Дус, сердәш, киңәшче һәм юлдаш. Кызыл таң, 07.05.2008, «Сәхнә тормышы», «Еллар һәм юллар» һәм башка популяр тапшырулар алып бара.

2009 елдан эшли башлаган «Туган тел» телеканалында «Күзгә-күз карашып» тапшыруын алып бара.

500 дән артык җырның сүзләре һәм музыкасы авторы. Харрас Әюп, Нияз Акмал, Дилә Булгакова, Салават Рәхмәтулла һ. б. шигырьләренә язылган җырлары бар. Җырларын күренекле җырчылар Салават Фәтхетдинов, Фән Вәлиәхмәтов, Бәширә Насыйрова, Зөһрә Шәрифуллина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиев, Гөлназ Асаева, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Ришат Төхвәтуллин, башлап җырлаучылар Ришат Галиханов, Миңнегали Хөснетдинов, Нурия Ярмөхәммәтова, Гүзәл Диникәева һ. б. бик күп җырчылар башкараФәния Габидуллина. Зифа Нагаева тиздән Мәскәүгә китә. Кызыл таң, 25.02.2011.

Дөнья күргән китаплары: «Зифа Нагаева җырлары», «Гомерем балкышында», «Язмышым - җырларымда» (яңа йөз җыры кертелгән), «Алма кебек гомерләр», «Бөртекләп җыелган бәхет».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2006 — Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиясе 2011 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2020 — Башкортстанның халык артисты 2022 ― Татарстанның халык артистыБашкирская певица стала народной артисткой Татарстана. Сайт Inkazan.ru, 29 апреля 2022 год Указ Президента Республики Татарстан «О присвоении почетного звания "Народный артист Республики Татарстан"» 2024 ― Авыргазы районының мактаулы гражданыЗвания «Почетный гражданин Аургазинского района» удостоена Зифа Нагаева. ЦРБ им. Г. Ибрагимова ВКонтакте, 7.03.2024 2026 — «VI Яңа татар җыры» конкурсы җиңүчесе (бүләккә 200 мең сумлык сертификат) — «Әче әремнәрдән бал җыям» җыры өчен (авторы Зифа Нагаева, Рөстәм Нәбиев белән дуэтта)Фирүзә Гыйниятова. Иске «Яңа татар җыры VI» яңалыклары — «билетсыз» журналистлар һәм «сыйфатлырак» җиңүчеләр. Интертат, 18.09.2026Резеда Галикәева. «Әче үләннәрдән бал җыям». «Кызыл таң», 18.09.2026.

Шәхси тормышы Беренче ире — техника буенча инженер, 23 ел бергә яшәгәч аерылышканнар. 54 яшьтә йөрәк авыруыннан вафат булган Илгизә Галиуллина. Зифа Нагаева: Кияүгә чыгып була ул, ә менә җан дустыңны табу кыен. «Шәһри Казан», 6.04.2026. Уртак ике балалары бар, икесе дә югары белемле: улы Эльвир аграр университет тәмамлаган инженер, үз эше бар; кызы Светлана медицина өлкәсендә укыган, косметолог, психолог белгечлеген дә үзләштергән. Балалары гаиләләре белән Уфада яшиләр.

Икенче ире Шәйхинурzifa_nagaeva. Инстаграм Авыргазы районыннан, җиде яшькә кече, беренче никахыннан ике баласы, ике гаиләдә җиде оныгы бар. Уфаның Нижегородка бистәсендә үз йортлары белән яшиләрРумия Сәйфуллина. Зифа Нагаева: «Әнине тәрбияләп калырга вакыт җиткереп булмады». «Акчарлак», 6.02.2020, 2-3нче бит..

Искәрмәләр

Сылтамалар

Зифа Валиевна Нагаева. Литературная карта РБ Зифа Нагаева. ВКонтакте Творчество Зифы Нагаевой. ВКонтакте Зифа Нагаева. Инстаграм Зифа Нагаева җырлары

Моны да карагыз

Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстан шагыйрьләре Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Г. Ибраһимов премиясе лауреатлары Төркем:Авыргазы районының мактаулы гражданнары