WOWCube яки WowCube — 2x2x2 Рубик шакмагы формасындагы идарә ителүче портатив куб уены, шулай ук электрон башваткыч буларак та классификацияләнә ; кулланучының кирәк интерфейсы өлгесе. Бер төрле һәм бер бөтенне тәшкил иткән сигезле элементтан тора, һәм Pawn телендә язылган махсус әзерләнгән уеннарны башларга ярдәм итә. Лицензиясе — ачык аппарат тәэминәте (Open Source). Эшләүчеләр — Савва һәм Илья Осиповлар.

Проект авторы

Жайланма концепциясен 2016 елда чыгышы белән Түбән Новгородтан булган Савва Осипов тәкъдим итә. Аңа 8 яшь булганда, гаилә Американың Сан-Франциско каласына күченә (хәзер Сан-Францискодан ерак булмаган Новато дигән урында яшиләр). Савва 10 яшеннән электроника һәм программалау белән мавыга , аның берничә проекты Hackster эшләнмәләр җәмгыятендә басылып чыга. Әлеге вакытта Савва YouTube-да үзе каналын алып бара һәм хаткатоннарда даими катнаша. Савваның атасы — IT-эшкуар Илья Осипов, Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге дәүләт университетын тәмамлаган, күп төрле стартапларда катнаша (шул исәптән, Түбән Новгородның nn.ru мәгълүмат сайтына нигез сала), берничә патент иясе һәм Нидерландларның бер гыйльми журналы рецензенты. Илья программалау белән студент елларыннан шөгыльләнә һәм 1996 елда программалау буенча Бөтенрусия олимпиадасында җиңүче була. 2012 елда ул үз бизнесын Hearst Shkulev Media компаниясенә сатып, гаиләсе белән Калифорнияга күченә. Raspberry Рі һәм Arduino кебек гади компьютерлар нигезендә катлаулы булмаган корылмалар — мини-компьютерлар, электрон фоторамкалар һәм уен кушымталары (приставкалар) җыя башлый. Савва атасы белән Сан-Франциско һәм Кремний Үзәнендә үтә торган хакатон сериясендә катнаша, анда үзенең проектлары арасында Раштуа яктырткычын, Angry Birds-консолен, «акыллы» фоторам һәм 3D-принтерында басып чыгарылган күп төрле башка әйберләрен тәкъдим итә.

Эшләнмәләре Тиздән Илья Осипов үзара бәйләнешле процессорлы арзан кубиклар эшләргә карар итә. Башта ул Kickstarter өчен бер-берсе белән бәйләнешле бик күп стандартлаштырылган элементлардан торган (һәр кайсысы үзенең экраны белән) өстәл уеннары проектын башларга тели. Берничә эшләнмә әзерли, ләкин тиздән моңа охшаш уенның кем тарафынандыр патентлануын ачыклый, ә авторлары 20 миллион доллар күләмендә инвестицияләр җәлеп итә. 2016 елда 13 яшьлек Савва атасына икенче формадагы идеяны камилләштереп — Рубикның патентланган кубигын тышкы барлык кырларының экран булып, корылманың барча экранны хасил итүен эшләргә тәкъдим итә. Кырларны борып, яланны һәм уен элементларын үзгәртергә мөмкин. Савваның идеясе WOWCube проектының башы була. Киңлектә кубикларны алмаштырып кую кече балалар уенының аналогы булса да, экран-кырларны борып объектларны бер яктан икенчесенә күчерү барлык аудиторияне җәлеп итү мөмкинлегенә ия була.

2017 елның җәендә WOWCube прототипларының өч вариантын эшләүгә 500 мең АКШ доллары чамасы акча бүлеп, проектны Мәскәү технология институтының ректоры Григорий Бубнов, Moscow Business School президенты һәм amoCRM компаниянең милектәше Денис Митрофанов һәм Fermosa шәхси фонды финанслый. Алдынгы инвестор булып BitFury-ның идарәче партнеры Марат Кичиков тора. Ул гомуми сумманы 1,4 млн АКШ долларына кадәр житкерә. Проектларны эшләүгә ярты ел китә: Илья тема буенча публикацияләр һәм патентларны өйрәнү белән шөгыльләнә, шулай ук уеннарга сценарийлар төзей; Савва идеяларны бергә туплый һәм уенчыкның тышкы күрнеше һәм аның мөмкинлекләре буенча фикер алышуларда катнаша. 2017 елда Савва белән Илья Arduino конструкторы һәм IIIP Monoprice йорт 3D-принтеры ярдәмендә (моңа кадәр САвва анда уенчыклар бастырып, аннары аларны арзан хакка саткан була) беренче прототипны эшли. Прототип дәүмәле башта 3кә 3 итеп каралса, аннары 2гә 2 итеп сайлана (Ларри Николасның 1970 елда төзегән магнит башваткычы кебек); проектлы моделләштерү SketchUp программасы ярдәмендә башкарыла. Прототипны җыю барышында Савва белән Илья компонентлар арасында элемтә булдыру радиоканалы идеясыннан, шулай ук корылыш геометриясенең гади булмавына бәйле төп элемтә сыйфатында Android яки Linux куллану идеясыннан баш тарта.

Презентациясе 2017 елның 8 июнендә прототип Беркли каласындагы Калифорния университетында узган CALL фәнни-гамәли конференциясендә күрсәтелә. Ноябрдә Осиповлар Русиядә патент ала, шулай ук АКШ-та һәм Кытайда патентка заявкаларны уңышлы тапшырыла, иктисады үскән алдынгы сигез илгә дә заявка җибәрелә. 2018 елның гыйнварында корылыш Лас-Вегаста — CES-та, ә майда Санта-Клара шәһәрендә (Калифорния) Maker Faire күргәзмәсендә киң күләм тамашачыга чыгарыла. 2019 елның 16-17 октябрендә Аризонада үткән ARIZONA'S SIGNATURE TECH EVENTА форумында WOWCube эшләнмәсе белән Apple компаниясенә нигез салучыларның берсе Стив Возняк таныша һәм бер данә уенчыкка култамгасын салып, моңа кадәр мондый уенчыкны күргәне булмавын белдерә. Авторларга WOZUEducation белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим ителә.

Cubios Inc башкарма директоры Макс Филин белдерүенчә, компания 200 данә WOWCube чыгарырга һәм таратырга, шулай ук ул зарядкада торганда экранда гамәлдәге датаны һәм вакытны, һава хәләтен һәм соңгы яңалыкларны күрсәткән кушымта эшләргә ниятли. Әзер уенчык хакы 249-149 АКШ доллары торачак дип күзаллана. 2020 елның гыйнварында CES һәм язын Toyfair күргәзмәләрендә күрсәтү планлаштырыла. 2021 елда Лас-Вегаста CES күргәзмәсендә көмеш медалгә лаек була, эшләүчеләр әйтүенчә, бу уенчыкка сорау артуына тибеш була, ә 2022 елның 7 гыйнварында WOWCube тагын да CES-та күрсәтелә.

Киләсе финанслануы 2021 елның августына WOWCube белән 18 илнең дистрибьюторлары кызыксына, иң күп сорау Японияда була. Компания алдан якынча 39 миллион АКШ доллары күләмендә (бер данә 250 доллар исәбеннән) 155 мең коралга заказ бирә. 30 августа Cubios компаниясенең А раунында тагын да 4,5 миллион доллар алуы мәгълүм була, шул исәптән 1,5 миллион доллар башында Александр Агапитов торган Hand of Midas компаниясенән күчә, тагын да 3 миллион доллар башка предприятие һәм бизнес-оешмалардан килә. Сентябрьдә заказлар процедурасы башлануы турында игълан ителә. Гомуми алганда стартап 25 миллион долларга бәяләнә. 2021 ел аннан Кыйммәтле кәгазьләр һәм биржалар буенча комиссиянең эшләүчеләргә инвестиция краудфандинг чикләрендә елына 5 миллион доллар җәлеп итәргә рөхсәт бирүе мәгълүм була: инвесторларга Cubios акцияләренең 10 проценты тәкъдим ителә, ә кәгазьләрне StartEngine майданчыгында алырга мөмкин була. Уенчыкны эшләүчеләр әйтүенчә, базарга чыгу 2022 елның беренче яртысына планлаштырыла. Бер данәнең хакы (250 доллар) Илья Еремеев фикеренчә, Nintendo Switch консоле хакына яки «уртача хаклы смартфон» хакына тиң була, әммә платформаның спецификасына бәйле, уенчыкның чыгымнарны капламау ихтималлыгына шик бар.

Тасвирламасы Физик WOWCube сигезле автономияле модульдән торган, бергә 24 дисплейга ия булган һәм Рубик шакмагы бертигез борылуга сәләтле кубтан гыйбарәт. Магнит автономияле бүлемнәрне һичтуктаусыз мәгълүмат белән тәэмин итеп, тоташ уен процессын тәэмин итә. Кубны кулда әйләндерергә яки селкергә мөмкин. WOWCube өчен башваткычлар, логик уеннар, пазллар, Скрэб, аркада һәм лабиринтлар кебек берничә жанрда уен эшләнгән. WOWCube катнаш чынбарлык тәҗрибәсен тәэмин итә, ягъни ул матди дөньяда бору һәм селкүне кубның 24 шакмаклы суб-дисплее аша күзалланган санлы гамәлләр белән катнаштырып алып бару мөмкинлеген бирә. WOWCube кулда әйләндерелгән (спиннер кебек) хәрәкәтләнгән уенчыклар кебек физик гаджетларның үзенчәлекләрен дә берләштерә, шул ук вакытта бер корылмага санлы уен консольләре дә кертелгән.

Техник

Корылма бер төрле, коммуникация функциясен тыш, корылманы тотрыклы конструкцияләр белән тәэмин итә, ян дүрт бүлек экраны аша гомуми уенны күзәтү мөмкинлеге биргән магнит бәйләнеше аша мәгълүмат алышкан сигезле секциядан тора. Магнит бәйләнеше, шакмаклар эчендәге бушлыкка үз үзәге тирәсендә әйләнгән ныгынмаган неодим шарлар тору сөземтәсендә һәркайсы конфигурациядә да бер-берсенә тартыла. Бу корылма UniSex атамалы борылучы магнит бәйләнеше буларак патентлана. Соңгы версиядә корылыш дәүмәле 76х76х76 мм, ә авырлыгы — 400 грамм тәшкил итә. Корпусы ABS-пластиктан эшләнгән. Сигезле секциянең һәрберсендә: Glass Gorilla быяласы белән сакланган 1.56" диагонале һәм 240х240 нөктәле 3 IPS TFT экран (65 мең төсе, төс тирәнлеге 18 бит); STM32F405 микроконтроллеры (168 такт ешлыгы, ОЗУ 192 кБ); 8 Мбайтлы Flash-хәтер; Кубик белән хәрәкәтләр эшләүгә ярдәм иткән 6 үзәкле гироскоп һәм акселерометр; Сигез 540 мА/сәг күләмле батарея; Смартфон яки планшет белән бәйләнешкә керү өчен Bluetooth модуле. WOWCube-ның соңгы версиясе үз составына 8 микропроцессорлы һәм 24 экранны ала (һәр кырда дүртәр экран), ә зарядкалау USB-C аша төп станция ярдәмендә башкарыла. Корылма зарядкасы 3,5 сәгатькә җитә.

Куллану платформасы WOWCube консоле операцион системалар сыйфатында FreeRTOS, шулай ук P-кодны интерпретациялау өчен Pawn телендә абстракт машина куллана. Бу аңа алдан тупланган уен логикасын консольдә дә, аның программа эмуляторында да башкару мөмкинлеге бирә. WOWCube SDK-сы программа эмуляторына һәм ачык консоль югында уеннарны шәхси компьютерга да куярга мөмкин. WOWCubeның программа тәэминатенең барлык компонетлары MIT, BSD һәм Apache License кебек ачык лицензиялар буенча бирелә.

Программа эмуляторы

SDK WOWCube составына ачык WOWCube консоле булмаган эшләүчеләргә программа тәэминәтен эшләү мөмкинлеге биргән программа эмулятор керә. 2019 елдан Windows һәм MacOS операциясе системалары да тота. Эмулятор түбәндәге ачык чыгу кодлы әҗерсез программа тәэминәте базасында төзелгән: Processing теле — уен консоленең 3D күрнеше, ресурсларны (сүрәтләрне) салу һәм күрсәтү, шулай ук Pawn телендә язылган вакигаларны (кубикларның борылуы, акселерометр йогынтысы) кулланучыдан логикага бирү өчен кулланыла. Чын WOWCubeла Processing теле урынына C (программалау теле) кулланыла. Pawn теле белән элемтә булдыру өчен API чын WOWCube консоле өчен дә, программа эмулятор өчен дә бер. Pawn теле — уенның логикасын язу өчен файдаланыла. Уен логикасы вакигаларга чын WOWCube консоле яки эмулятор аша йогынты ясый — экрандагы үзгәрешләрне күрү өчен боерык бирә. Visual Studio Code интеграллаштырылган эшләнмә мөхите — Pawn телендә уен кодларын мөхәррирләү һәм аларны программа эмуляторында җибәрү өчен кулланыла. Шулай ук Processing телендә язылган 3D кодын да төзәтергә була.

Программа тәэминәте Тест режимында ике уен бар: беренчесендә күбәләкләрне җыярга кирәк (беренче кимәлдә өч кенә күбәләк). Ары уен катмарлана бара. Ары — су агуын каплау өчен төрле элементлардан көпшә җыю бурычы куела. Илья Осипов сүзләренчә, уеннар арасында «үтереп» бетү өчен тараканнарны бер урынга җыю да бар. Bandai Namco компаниясе ярдәмендә Pac-Man уенын эшләү каралган. Соңрак WOWCube өчен уеннарны Apple Storeла да уйнау мөмкин була. 2021 елның август аннан Bluetooth аша iOS һәм Android өчен кушымчалары ярдәмендә корамалга 24 уенга кадәр яздырырга мөмкин булуы турында хәбәр ителә. Илья Еремеев фикеренчә, гипотетик күзлектән караганда, ерту NFT-саклагыч функциясен башкарган IOT-девайс сыйфатында яки «һава торышы, хаклар һәм музыкаль кушымталар өчен интерфейс» булган док-станция итеп файдаланырга мөмкин.

Аналоглары MIT Media Lab лабораториясендә эшләнгән (укоммерция атамасы ) — график сүрәтләнеше күрсәтә, киңлектә үзенең урнашу характерын билгели һәм башка модульләр белән бәйләнештә була алган интерактив шакмак модуль корылмалары. Кубикларның үзара бәйләнеше аларны әйләндергәндә, акрынайтканда, селеккәндә, борганда барлыкка килә: һәр Siftable «кубик» төсле дисплей белән йыһазландырылган, дүрт яктан инфракызыл портлар бар (башка модульләр белән бәйләнеш өчен), компьютер белән бәйләнеш өчен Bluetooth модуле файдаланыла, сүрәтләрне һәм башка мәглүмәтле саклау өчен флэш-хәтер кулланыла, өч үзәк буенча хәрәкәтне күзәтү, селкү, бөгү һәм киңлектәге торошно башка төрле үзгәртү өчен акселерометр бар.