Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе, шулай ук Адитья Кояш Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм, борынгы гыйбадәтханә булган, ул Кояш Ходае Сурьяга (ул шулай ук "Адитья" буларак мәгълүм) табынучы дини агым нигезендә булган, Пакистанның Пәнҗаб провинциясендә Мултан шәһәрендә урнашкан. Survey & Studies for Conservation of Historical Monuments of Multan. Department of Archeology & Museums, Ministry of Culture, Government of Pakistan. Кояш мәзһәбе Фарсы халкының Митрага табынудан килеп чыккан булырга мөмкин булган. Гәрчә, Ригведада Митрага табыну Зәрдөштлеккә кадәр 300 ел элек булган. Predates Zoroaster. Page 69.

Гыйбадәтханә бик хөрмәт ителгән булган, һәм Ислам хөкеменең беренче гасырларында бөтен төбәктән дини сәфәр кылучыларны җәлеп иткән. Гыйбадәтханәнең мәшһүр Адитья поты безнең эраның 10-ынчы гасыр Исмаили хөкемдарлары тарафыннан җимерелгән булган.

Урнашуы Гыйбадәтханә урта гасыр Гарәп географы Әл-Мөкаддәси тарафыннан Мултанның иң күп халык булган урынында шәһәрнең сөяк һәм бакыр эшләнмәләре базарлары арасында урнашкан булган.

Килеп чыгышы Борынгы Мултан Борынгы Мултан Гыйбадәтханәсе нигезендә Кояшка табынучы секта үзәге булган.. Адитья поты авыруларны дәвалый алган дигән ышану булган.

Тарихы Мултан шәһәре исемен Кояш потының һәм Кояш гыйбадәтханәсенең Санскрит исеменнән, Муластханадан алган булырга мөмкин.Hindu History BY Akshoy K Majumdar Published by Rupa and CO PAGE 54

Башта булган Мултанда Кояш Гыйбадәтханәсе лепрадан дәвалану өчен Кришна улы Самба тарафыннан төзелгән булган дип әйтелә.Ancient India and Iran: a study of their cultural contacts by Nalinee M. Chapekar, pp 29-30

Хсуен Тсанг гыйбадәтханәгә безнең эраның 641 елда зиярәт кылган дип әйтелә, ул вакытка Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе борынгы Һиндстанда иң әһәмиятле Кояш гыйбадәтханәсе булган дип әйтелә. Хсуен Тсанга Кояш Ходаеның потын саф алтыннан, ә күзләре кызыл рубиннан ясалган дип тасвирлый.A Religious History of Ancient India, Up to C. 1200 A.D.: Smarta, epic-Pauranika and Tantrika Hinduism, Christianity and Islam by Srirama Goyala, 1986, pp 339 Аның ишекләрендә, баганаларында һәм шихараларында алтын, көмеш һәм асылташлар мул итеп кулланылган булганнар. Меңнәрчә Һинд дине тарафдарлары регуляр рәвештә Мултанга Кояш Ходаена табыныр өчен барганнар. Хсуенг Тсанг әйтелгәнчә гыйбадәтханәдә берничә дэвадасиларны ("биюче кызлар"ны) күргән. Хсуен Тсанг, Истахари һәм башкалар кебек сәфәр кылучылар, аларның сәяхәтләрендә башка потларны да искә алганнар, гыйбадәтханәдә шулай ук Шива һәм Будда потлары куелган дип әйтелгән булган. Әл-Бируни Мултанга 11-енче гасырда зиярәт кылган һәм гыйбадәтханәнең балкучы тасвирламасын калдырган, әмма ул шәһәргә килгән вакытта инде җимерелгән булган.

Ислам хөкеме астында Безнең эраның 8-енче гасырында Мөхәммәд бин Касыйм җитәкчелегендә Мултанны Омейяд Хәлифәлеге яулап алганнан соң, Кояш Гыйбадәтханәсе саклап Мултан хөкемдарлары тарафыннан "саклап тотылган" дип әйтелә. Гыйбадәтханә шулай ук Һинд дине яулап алучыларыннан яклану өчен кулланылган булган, чөнки Мөселман хөкемдарлары хөрмәт ителгән потны яулап алу очрагында потны җимерергә янаганнар.

Билгеләп әйтелгәнчә, Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе иртә Мөселман хөкемдарларына Һинд дине сәфәр кылучыларыннан җыелган акчаны салым итеп тапшырганнар.Schimmel pg.4 By some accounts, the temple accrued 30% of the state's revenues. Һинд дине сәфәр кылучылар китергән тәкъдимнәр, еш бик кыйммәтле булганнар, еш шәһәрнең хөкемдарларына югалган булганнар, алар әйберләрне кулланганнар, саткан яки бүләк итеп биргәннәр.

Җимерелү 900-енче еллар уртасына Мултан шәһәрнең Имамнарның бер-бер артлы килүенә карашлары Фатыймиларныкы белән капма-каршы килгән фетнәче Дәгый урынына Фатыйми Хәлиф Имам Әл-Муизз киңәше белән төбәккә Кармат мәзһәбенең прозелит "Дәгый" се Җалам бин Шәйбан астында Исмәгыйли Шигыйләр йогынтысы астында калган . Фетнәче дәгыйне алмаштырган Кармат мәзһәбе Мисырдан һәм Гыйрактан Габбасилар Хәлифәлегеннән отылуыннан соң куылган буган. Кармат гыйсъянилары мәшһүр итеп Мәккәне талаганнар,Mecca's History, from Encyclopædia Britannica. һәм Мөселман дөньясын Кәгъбәнең Кара Ташына урлау һәм шуның өчен акча сорау һәм 930 елның Хаҗ фасылында Зәмзәм Суын үле гәүдәләр белән пычратулары белән тетрәндергәннәр.Glassé, Cyril. 2008. The New Encyclopedia of Islam. Walnut Creek CA: AltaMira Press p. 369

Гыйбадәтханә Мултан династиясенең яңа Исмәгыйли хөкемдарлары тарафыннан 10-ынчы гасыр ахырында җимерелгән булган, алар шәһәрнең иртә Мөселман хөкемдарлары төзегән иске Сөнни конгрегация мәчетеннән китеп гыйбадәтханә урыны өстенә Исмәгыйли конгрегацион мәчетен төзегәннәр. Өстендә корылган Исмәгыйли мәчет шуннан соң 11-енче гасырда Мәхмуд Газни тарафыннан җимерелгән булган. Фарсы галиме Әл-Бируни бу урынга 11-енче гасырда килеп аңа бүтән Һинд дине тарафдаралары килмәгәнен һәм ул хәрабәләрдә ятып янә төзекләндерелмәгәнен билгеләп үткән.

Шулай ук карарга мөмкин Пакистанда Һинд дине Прахладпури Гыйбадәтханәсе, Мултан

Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Сурьяга табыну Төркем:Шиваизм Төркем:Буддизм