Венера Шакирова, Венера (мулла кушкан исеме ӘфиятӘфият — гарәп. сәламәтлеге яхшы, яшәү көче нык, бәхетле, сәгадәтле) Мансур кызы Шакирова (ире фамилиясе буенча Петрова, 1960 елның 11 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1983 елдан). Татарстанның халык артисты (2016).

Тәрҗемәи хәле 1960 елның 11 октябрендә Казанда туган. Әтисе Мансур — Казанныккы, әнисе Арча районы Мөрәле авылында туып-үскән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә (Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин сыйныфы) укырга керә. Сабакташлары — Рафил Сәгъдуллин, Лениза Заманова , Фәрит Бикчәнтәев, Гафур Каюмов, Данил Салихов, Роберт Мортазин. 1983 елда театр укуханәсен тәмамлагач, Камал театры труппасына кабул ителә. Камал театрында беренче башкарган роле — Марсель Сәлимҗанов куйган «Зифа» спектаклендәге (Нәкый Исәнбәт әсәре) Эсмеральда ролеЛилия Гәрәева. Венера Шакирова: «Мин мәхәббәт корбаны !» «Сөембикә», 2016 ел, декабрь. 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Аны тәмамлап, Казан театр укуханәсендә студентлар укыта.

Иҗаты Төрле холыктагы образлар иҗат итә, бигрәк тә характерлы образларны уңышлы башкара. Җырлый (тавышы — колоратур сопрано).

Уйнаган рольләре

Зина — «Һаваларда йолдыз» (Максим Горький буенча) Камилә — «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) Нәсимә — «Миңлекамал» (Мирсәй Әмир) Нина — «Әниләр һәм бәбиләр» (Туфан Миңнуллин) Нәфисә — «Без китәбез, сез каласыз» (Туфан Миңнуллин) Нина Васильевна – «Алты кызга бер кияү» (Туфан Миңнуллин) Гөлнара — «Бичура» (Мансур Гыйләҗев) Фәүзия — «Казан егетләре» (Мансур Гыйләҗев) Хәерниса — «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) Галия — «Кишер басуы» (3өлфәт Хәким) Нечкә марҗа — «Җан Баевич» (Гаяз Исхакый) Рәшидә — «Мирас» (Гафур Каюм) Синьора Капуллетти — «Ромео һәм Джульетта» (Уильям Шекспир) Эсмеральда — «Зифа» (Нәкый Исәнбәт)

Саҗидә — «Килә ява, килә ява...» (Зөлфәт Хәким) Зөләйха — «Әни килде» (Шәриф Хөсәенов) Зөлкәгыйдә — «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт) Корреспондент — «Дәрсе гыйбрәттер театр» (Рүзәл Мөхәммәтшин тексты) Хәдичә — «Банкрот» (Галиәсгар Камал) Екатерина — «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) Жизель — «Бабайлар чуагы» (Илгиз Зәйниев) Мәрфуга — «Зәңгәр шәл» (Кәрим Тинчурин) Зөлкагыйдә — «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт) Фагыйлә — «Шулай булды шул» (Туфан Миңнуллин) Нина Васильевна — «Алты кызга бер кияү» (Туфан Миңнуллин) Регина — «Ак калфагым төшердем кулдан» (Илдар Юзеев) Нурия Мидхәтовна — «Исәнмесез !?» (Мансур Гыйләҗев) һ. б. Венера Шакирова. Известные люди нашего города. Сайт столицы РТ

«Киномәүлид» проектында катнаша (төп авторы — «Иман нуры» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров), кинода уйный («Пустота», 2018, режиссёр Павел Москвин) Пустота. afisha.ru.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 — Татарстанның атказанган артисты 2015 — Татарстанның халык артисты 2021 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале Венера Шакирова «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Камал театры сайты, 26.03.2021

Гаилә хәле Ире Рәниф Андрей улы Петров (2016 елда вафат)Венера Шакированың ире Рәниф Петров вафат. matbugat.ru, 08.04.2016, Камал театры директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. кызы Алия Рәниф кызы, юрист белеме алган.

Искәрмәләр

Әдәбият Ильтани Илялова. Шакирова Венера Мансуровна. Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. К.: ТКН, 2005. Нәзилә Хуҗина. Әфият Шакирова: «Исемемне алыштыргач, икенче тормыш белән яши башладым». «Акчарлак», 2019 ел, 31 октябрь, 2-3нче бит.

Сылтамалар

Шакирова Венера Мансур кызы . Камал театры рәсми сайты Венера Шакирова «Хәерле көн, Татарстан» тапшыруында. 21.09.2018 (видео)

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Татар артистлары Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр