Вайю (Санскритча әйтелеше: ʋaːjʊ), Санскрит телендә: वायु, Вайю төп Һинд дине Ходае, җилләр Ходае, Бхиманың әтисе һәм Хануманның рухи әтисе. Ул шулай ук Анил ("Һава, Җил"), Вьян (Һава), Вата ("Һава Элементы"), Танун (Җил), Паван ("Чистартучы"), һәм кайвакыт Прана ("Сулыш") буларак мәгълүм.
Коннотацияләр Һава (Вайю) яки җил (павана) өчен сүз Һинд диненең классик элементы булып тора. Санскрит сүзе 'Вата' туры мәгънәдә "өрелгән" дигәнне аңлата, 'Вайю' "өрүче", һәм Прана "сулаучы" (тормыш сулышы, 'тере'). Шулай итеп, сүзгә туры карый торган мәгънә ул "Тормыш Ходае", ул шулай ук ачыклык өчен кайвакыт "Мукхья-Вайю" (төп Вайю) яки "Мукхья Прана" (Тормыш җитәкчесе) дип атала.
Кайвакыт гомумән физик һава яки җил мәгънәсендә кулланылган "Вайю" сүзе "прана" өчен синоним буларак кулланыла. Вайю өчен өстәмә сүз Вата Санскрит тамырлы һәм Һинди телендә "атмосфера", "ватаваранам" дигәнне аңлата.
Паван шулай ук киң таралган Һинду исеме. Павана Анджананың баласы буларак Хануманга ирешүендә мәшһүр роль уйнаган, шулай итеп Хануман шулай ук Паванапутра дип атала "Павананың улы" һәм Вайюпутра.
Махабхаратада, Бхима Вайюның улы һәм инкарнациясе булган һәм Курукшетра Сугышында төп рольне уйнаган. Ул чукмар белән гаять зур куәтен һәм сәләтләрен Дхарманы яклар өчен кулланган.
Һинд дине тектлары һәм фәлсәфәсе Гимннарда Вайю "аеруча күркәм"леккә ия һәм ике яки кырык тугыз яки бер мең ак һәм шәмәхә ат җигелгән ялтыраучы арбада хәрәкәтләнә. Аның төп аттрибуты булып ак байрак тора." Башка атмосфера Илаһлары кебек үк ул "сугышучы һәм җимерүче", "куәтле һәм каһарман."
Упанишадаларда Вайюның бөеклегенең күпсанлы расламалары һәм иллюстрацияләре бар. Бриһадараньяка Упанишад'' раслаганча тән хасиятләрен контрольдә тотучы Ходайлар аларның кайсысы иң бөеген тану өчен бәйгедә катнашканнар. Мондый Ходай кешенең тәненнән китсә, ул кеше яшәвен дәвам итә, гәрчә сукыр кеше кайчандыр күрергә сәләтенә янә ия булган кебек ялгышкан Ходай кире кайта. Ходайлар чиратлашып тәннән киткән, әмма кеше яшәвен дәвам иткән, гәрчә төрлечә хәле начарайса да. Соңыннан Мукхья Прана тәннән китә башлагач, барлык башка Илаһлар үз постларыннан аяусыз көчләп китәргә мәҗбур булганнар, "көчле ат, бәйләнгәнгән җиргә кагылган казыкны тарткан кебек" булган. Бу башка Илаһларны алар бары тик Вайю көч биргәч кенә функцияли алырга мөмкин дигән фикергә китергән һәм ул аларны җиңел җиңә алачагына ышанганнар. Башка эпизодта Вайю һөҗүм итүче гөнаһ шәйтаннары тарафыннан йогынты ясалмаган бердәнбер Ходай булган. Чандогья Упанишадта расланганча берәү Брахманны Вайюны "удгитха" (мантра Ом иҗеге) буларак белмичә белә алмый.Chandogya Upanishad, Adhyaya XVIII, Verse 4; http://www.swamij.com/upanishad-chandogya.htm
Мадһва Браминнар ышануы буенча Мукхья-Вайю шулай ук Мадхвачарья буларак инкарнацияләнеп лаеклы җаннарны Иң Олы Ходай Вишнуга табынырга өйрәткән.
Вайюның беренче Аватары Хануман дип таныла. Аның каһарман гамәлләре Рамаянада аңлатылган. Вайюның икенче Аватары Бһима, ул Махабхарата эпосында барлыкка килүче Пандаваларның берсе. Өченче Аватар традицион рәвештә 13-енче гасыр Һинд дине фәлсәфәчесе Мадхвачарьяга карый дип раслана.History of the Dvaita School And it's literature, pg 173
Буддачылык Көнчыгыш Азия Буддачылыгында, Вайю дхармапала һәм еш Унике Дэваларның берсе дип төркемләнә (Япон телендә: Jūniten, 十二天) алар юнәлеш саклаучылары буларак бергә төркемләнә. Ул төньяк-көнбатыш юнәлешнең рәисе булып тора.Twelve Heavenly Deities (Devas) Nara National Museum, Japan
Япониядә ул "Футен" дип атала. Ул башка унбер дэваларга кертелә, аларга Тайшакутен (Щакра/Индра), Катен (Агни - ут Илаһы), Энматен (Яма), Расетсутен (Ниртти/Ракшаса), Ишанатен (Ишана), Бишамонтен (Кубера/Вайшравана), Суйтен (Варуна) Бонтен (Браһма), Дҗитен (Пртхиви), Ниттен (Сурья/Адитья), һәм Гаттен (Чандра) керә.
Популяр мәдәнияттә Ел Исем Канал Ил Кем уйнаган 2015 Sankatmochan Mahabali Hanuman Sony Entertainment Television Һиндстан Manish Bishla2017 Mahakaali Anth Hi Aarambh Hai Colors Һиндстан Hitanshu Jinsi 1997 Jai Hanuman DD Metro Һиндстан Nimai Bali
Шулай ук карарга мөмкин Җил Илаһлары исемлеге Вайю-Вата Марутлар Рудралар Рудра, Ведик давыл Илаһы. Вайю Пурана
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине Илаһлары Төркем:Һинд дине фәлсәфәсе Төркем:Вайюга табыну