Nomad 200 (Күчмә 200) яки N200 1990-ынчы елларда Nomadic Technologies, Inc тарафыннан төзелгән коммерция өйрәнү роботы булган. Ул диаметрда 20 дюйм һәм буе 1 метр булган цилиндрик робот һәм өч көпчәктә хәрәкәтләнә. Ул секундына 0.5 метр тизлек белән хәрәкәтләнә алган һәм секундына 60 градуска әйләнә алган.
Нигез роботында хәрәкәтчән нигез һәм идарә системасы булган һәм 1990 елда бәясе $16,000 булган. Ул әйләнә буенча беркетелгән 16 сонар сенсорга, 16 инфра-кызыл сенсорга, магнит компаска, ТВ камерага лазер эзләгеч системасына һәм ике рәт ун контакт сенсорга ия булган. Өстәмә сенсор системаларның бәясе $1,500 һәм $7000 арасында булган.
Ул бортка корылган Intel 486 нигезендә санак системасы тарафыннан идарә ителгән булган.
Искәрмәләр
Төркем:Робототехника