Алексеевское Сугыш даны музее () – Татарстанның Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевск районының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее филиалы. ХХ гасырда — XXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында катнашуы турында сөйли.
Тарих Алексеевск районы Әфган сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Николай Гордеев) әгъзалары башлангычы белән 2010 елда оештырыла. Музей ачу өчен ТР министрлар кабинетының 150 мең сумлык грантын оту да ярдәм итәИрина Чудновская. Музей – место памяти и связи с будущим. «Моя газета. Татарстан». Әлеге акчага стендлар, витриналар, муляжлар сатып алына. Музей оештыру өчен Алексеевск районы башлыгы ярдәме белән бистә балалар сәнгать мәктәбендә иркен бүлмә бирелә. Районның сәнәгать оешмалары, шәхси эшмәкәрләр факс, фотоаппарат, компьютер, принтер, компьютер өстәле, фоторамкалар алырга ярдәм итә.
Музей экспонатлары ХХ гасырда – XXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында (бигрәк тә, Әфган, Төньяк Кавказ - Чечня сугышларында) катнашуы турында сөйли. Локаль сугыш конфликтларында катнашучыларның картотекасы алып барыла.
Сылтамалар Музей боевой славы. Сайт Союза ветеранов РТ Музей родного края имени В. И. Абрамова Алексеевского района. Музеи России
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Алексеевск районы музейлары Төркем:Хәрби-тарих музейлары