Аксубай туган якны өйрәнү музее, Аксубай төбәген өйрәнү музее () — Татарстанның Аксубай районы үзәге Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Музей Аксубайның hәм район авылларының тарихы белән таныштыра.

Филиаллар Хәсән Туфан музей-йорты (Иске Кармәт) Газиз Кашапов музее (Яңа Үзи)

Тарих Музейга 1985 елның 1 маенда нигез салына. Музейны оештыру эшендә район архивы мөдире, автоклуб мөдире булып эшләгән ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Иван улы Волков (1923—1992) башлап йөри Здание Аксубаевского краеведческого музея. tatfrontu.ru, 16.10.2014. 1987 елның 17 апрелендә 250 экспонат белән музей рәсми рәвештә ачыла . Аксубай туган якны өйрәнү музее . Аксубай районы сайты, 25.08.2014. Музей урнашкан бина (Ф. Мазилин ур., 6) 1904 елда алпавыт В. М. Марковников тарафыннан салынган булган. Әлеге бинада музей директоры булып озак еллар Галина Бобкова эшли. Хәзерге вакытта музей Аксубай районы мәдәният йорты бинасында урнашканЗинаида Леонтьева. Аксубаевскому краеведческому музею – 30 лет. «Сельская новь», 8.11.2018.

Экспонатлар Музейның гомуми мәйданы — 180 кв. м. Музейда 2 529 экспонат саклана. Музейда XIX гасыр белән бәйле йорт кирәк-яраклары, борынгы акчалар һәм медальләр, археологик казылмалар, документлар, табигый материаллар коллекциясе, рәсемнәр, скульптуралар белән танышырга мөмкин. Күргәзмәләр XVI гасыр уртасыннан алып ХХ гасыр азагына кадәр булган төбәк тарихы турында сөйли. Экспозициядә татар һәм чуаш халыкларының көнкүреш әйберләре куелган. Этнография XIX гасыр ахыры чуаш хатын-кызлар киеме, татар һәм чуаш халыкларының тукылган сөлгеләре, XIX гасыр уртасында рус халкы кулланган өстәл эскәтере кызыксыну уята. 1800—1909 елгы тәңкәләрдән җыелган нумизматика тупланмасы бар. Геология коллекциясендә Аксубай битум чыганагы кисеме күрсәтелә.

Аерым залда Аксубайның танылган шәхесләре — язучылар, галимнәр, Советлар Берлеге Каһарманнары (Григорий Романов һ. б.) һәм Социалистик Хезмәт Каһарманнары (Галимҗан Сәлимҗанов, Шәриф Хафизов һ. б.) турында мәгълүматлар тупланган. Шулай ук музейда Аксубай районының истәлекле урыннары: Шәрбән авылы (Шәхри Бану), Мәрҗән Болгар шәһәрчеге, Ольга чишмәсе, Кызлар Тавы (Татар Сөнчәлесе авылы) һ. б. турында кызыклы риваятьләр саклана.

Экскурсияләр Туган ягым, Аксубай Ефәк юлы буенча Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты Газиз Кашшаф иҗаты Аксубай: үткәне һәм бүгенгесе Әдәби Аксубай Ф. Мазилин урамы Аксубайлылар Бөек Ватан сугышы елларында Аксубай риваятьләре Аксубай төбәгендә һөнәрчелек һәм кәсепчелек

Әдәбият Аксубай туган якны өйрәнү музее. Казан: Заман, 2015. Бөек ефәк юлы. Казан: Заман, 2015.

Сылтамалар Аксубаевский краеведческий музей. Музеи России Краеведческий музей, Аксубаево . Команда Кочующие, 03.02.2014 Аксубаевский краеведческий музей. tatfrontu.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Аксубай районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары