Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее — Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы (мемориаль музей). Музей күренекле татар галиме, мәгърифәтче, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859 — 1936) туган авылындагы йорты нигезендә ачылган һәм аның тормыш юлы белән таныштыра. Музей татар халкының рухи, тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау үзәге булып тора. 2013 елның 23 июленнән — Әлмәт районы муниципаль бюджеты карамагындагы оешма.
Тарих
1995 елның 25 маенда Әлмәт районының Кичүчат авылында, галимнең туган нигезендә Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее ачыла. Музейны ачу тантанасында ТР президенты М. Ш. Шәймиев катнаша. Музейга нигез салучы – төбәк тарихчысы, фотограф Сәмдүн Җамалетдин улы Фәрхетдинов (1937), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (1998)Сәмдун Фәрхетдин.
Музей директорлары: 1994—2001 елларда — Гөлүсә Вәлиҗан кызы Хөснуллина, 2001 елдан— — Диләрә Габдлкави кызы Гыймранова. Музей ел дәвамында 10-12 меңгә якын кеше кабул итә.
1999 елда бинага янкорма төзелгән, экспонатлар яңартылган, 2006, 2009 елларда төзекләндерү эшләре үткәрелгән. 2018 елның 8 нобрендә Ризаэтдин Фәхретдин музеена яңа бина кирәклеге ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелдеӘлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин музеена яңа бина кирәклеге әйтелде . Татар-информ, 9.11.2018.
Тасвирлама Авылның уртасында, Ризаэтдин Фәхретдин гаиләсенең туган нигезе урынында урнашкан музей бинасы агач бурадан ясалган. 131 квадрат метр мәйданлы музейда биш зал бар. 410 экспонат тәкъдим ителгән. Музей ишек төбендә Р. Фәхретдиннең әти-әнисе утырткан пар наратлар сакланган. Музей ишегалды төзекләндерелгән: агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Гомуми мәйданы 129,4 кв.м., экспозиция мәйданы - 100,3 кв.м. Төп фондта 2345 саклау берәмлеге һәм фәнни-ярдәмче фондта 2061 саклау берәмлеге исәпләнә (2015) Мемориальный музей Ризаэддина Фахреддина . exmu.ru.
Экспонатлар Экспонатлар арасында — галимнең үзе исән чагында чыккан китаплары, Согуд Гарәбстаны әмире Бөтендөнья мөселманнар конгрессы (1926, Мәккә) вице-президенты Р. Фәхретдингә бүләк иткән поднос. Экспозициядә галимнең кулъязмалары сакланган шәхси сандыгы, хушбуй савыты, фотосурәтләр һәм Фәхретдиннәрнең гаилә архивы материаллары урын алган. 1908-1918 елларда Р. Фәхретдин мөхәррирлегендә нәшер ителгән һәм мөхәррирнең 700 дән артык мәкаләсе басылган «Шура» журналы төпләнмәсе күргәзмәгә куелган. Р. Фәхреддиннең 500 шәхесне эченә алган шәҗәрәсе күрсәтелә Бөек педагог Ризаэтдин Фәхретдииннең мемориаль музее . Укучының (Гадел Егоров) мәдәни көндәлеге, 23.01.2016.
Экскурсияләр Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм эшчәнлеге Р. Фәхретдин мирасы Р. Фәхретдиннең балачагы һәм яшүсмер чоры узган урыннар буенча Һәр елны музейда «Р. Фәхреддин укулары» үткәрелә, «Туганнарның кадерен белик» очрашуы уздырыла. Искәрмәләр
Әдәбият Гаилә - кечкенә бер дәүләттер… Фәхретдиннәр гаиләсенең фотоальбомы (төзүче Д. Г. Гыймранова). Казан: Омега, 2014. ISBN 978-5-9904159-9-7 Р. Фәхреддин музее (буклет).
Сылтамалар Музей Ризы Фахреддина. Музеи России Музейның Вконтакте сәхифәсе
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Әдәби музейлар Төркем:Әлмәт районы музейлары Төркем:Ризаэтдин Фәхретдин