Шри Кри́шна-Чайта́нья миссиясе (Инглиз телендә: Sri Krishna Chaitanya Mission, Инглиз телендә: International Krishna Chaitanya Mission) — халыкара Һинд дине гаудия-вайшнав дәгъвачылык оешмасы. Беренче мәртәбә 1966 елның июнендә Һиндстанда, Андһра Прадешта Какинада шәһәрендә Шри-Кришна Чайтанья монастыре нигезләнгән булган, ә 1983 елда Шри Чайтанья-Чандра Ашрамында Ориссада үзәге Пурида Миссия үзе теркәлгән булган..

Нигезләүчесе — чыгышы белән Ориссадан, элек Бхакти Вайбхава Пури Госвами Гаудия-матхның әгъзасы һәм Бхактисиддханта Сарасватиның өйрәнчеге булган (1913—2009, туганда исеме — Нарасимха). Ул «бхагаватачарья» буларак мәгълүм булган, ягъни яттан бөтен Бхагавата-пурананы белгән. Санньясаны (монахлыкны) 1966 елда Бхакти Сварупа Гиридан кабул иткән. 1997 елдан бирле күп мәртәбә көнбатыш илләр буенча дәгъвачылык сәфәрләрен кылган..

Миссиянең күбесенчә Һиндстанда, әмма шулай ук Европада һәм Россиядә 25 монастыре һәм гыйбадәтханәсе бар.. «Шри Бхакти Вигьян Нитьянанда Бук Траст» китап нәшрияты эшли, ул ория, Телугу, Һинди һәм Инглиз телендә китаплар чыгара. Бушлай ризык прасад өләшелә. Миссиянең хәзерге башы — ачарья Бхакти Вичар Вишну.

Шулай ук карагыз Гаудия-матх

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сайт российских последователей Шри Кришна-Чайтанья миссии

Төркем:Һинд дине Төркем:Вайшнавизм Төркем:Вишнуизм Төркем:Гаудия-вайшнавизм