Айгиз Баймөхәммәтов, Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов (, 1988 елның 27 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Абзак) — язучы, журналист, РФ һәм БР язучылар (2014)Башкортстан язучылар берлеге яшь авторлар белән тулыланды. «Башинформ» МА, 30.05.2014 һәм журналистлар (2008) берлекләре әгъзасы, Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2015). Милли телдә иң күп сатылган китаплары буенча «бестселлер авторы» буларак танылганРузилә Мөхәммәтова. Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар. «Татар-информ» МА, 19.07.2018. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2020). Башкортстан Язучылар берлеге рәисе (2022 елдан). Россия Язучылар идарәсе әгъзасы (2025 елдан)Лейла Аралбаева. Айгиз Баймухаметов вошел в состав правления Союза писателей России. Башинформ, 28.02.2025. Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).
Тәрҗемәи хәле 1988 елның 27 октябрендә Башкортстан АССР Белорет районы Абзак авылында җиде балалы гаиләдә алтынчы бала булып туган. Кырык яшендә әнисе Гөлнур Нургали кызы Баемова (1957―1997), өч елдан әтисе Гыйззәт Мөхәррәм улы (1950―2001) вафат булалар (икесе дә яман шештән). Сәрмән балалар йортында тәрбияләнә. Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тамамлаган (2012). Бишенче курстан «Башкортстан» гәҗитенең әдәбият һәм мәдәният бүлегендә эшли башлый, 2011—2016 елларда әлеге гәҗитнең хәбәрчесе. 2020 елның 14 февраленнән — «Шоңҡар» журналының баш мөхәррире Башкорт телендә чыгучы өч журналда баш мөхәррирләр алышына. Азатлык радиосы, 14.02.2020.
2022 елның 16 декабрендә, 5 еллык срокка Башкортстан Язучылар берлегенең XIX съездында күпчелек тавыш белән берлек рәисе итеп сайлана (әлеге вазифага язучылар Ринат Камал, Флюр Галимов (үз кандидатурасын тавыш бирүдән төшерә) тәкъдим ителгән). Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Татар-информ, 16.12.2022Лейла Аралбаева. Председателем Союза писателей Башкортостана избран Айгиз Баймухаметов. ИА «Башинформ», 16.12.2022.
2025 елның 3 июлендә узган корылтайда икенче мәртәбә Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге (Россия Язучылар берлеге составындагы «Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы)Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров рассказал о системе поддержки писателей Башкирии. Башинформ, 3.07.2025 рәисе итеп сайланган.
Иҗаты
Дөнья күргән әсәрләре — балалар йортында булган көндәлек хәлләр сурәтләнгән «Калдырма, әнкәй!» Не оставляй, мама. Баймухаметов А. Г. Китап нәшрияты, «Урам балалары», «Алдакчы» (повестьлар), «Әкиятсез балачак» (хикәяләр ), «Кызык бу тормыш...» (мәзәкләр җыентыгы).
2019 елга төрле телләрдә ун китабы: башкортча — дүрт, рус телендә — өч, татар телендә — ике («Калдырма мине, әнкәй!», 2018; «Әкиятсез балачак», 2019) һәм казакъча — ике, чуашча — бер китабы чыккан.
2021 елның җәендә Казанда язучының татар телендә өченче ― «Нахак» китабы басылып чыга («Казан утлары» китапханәсе» сериясендә алтынчы китап буларак).Рузилә Мөхәммәтова. Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге өченче китабы басылып чыкты. Татар-информ, 3.09.2021
2026 елда Татарстан китап нәшриятында татар телендә «Урам балалары» дигән повестьлар җыентыгы дөнья күргән (мөхәррире Галимҗан Гыйльманов). Тиражы ― 1200 данәЛейла Аралбаева. В Уфе на ярмарке «Китап-Байрам» презентуют книгу Айгиза Баймухаметова.Башинформ, 30.04.2026.
Әсәрләре сәхнәдә 2016 елда «Калдырма, әнкәй!» әсәре буенча М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында «Хыялга каршы» спектакле куела (инсценировка авторы — Әнгизә Ишбулдина, режиссеры — Илсур Казакбаев).
Х. Намсараев исемендәге Бурят дәүләт академия драма театры «Калдырма, әнкәй!» әсәре буенча «Әти һәм әнинең умырзаясы» исемле спектакль куя (чакырылган режиссер — Илсур Казакбаев).
2019 елда Казакъстанның Күкчәтау яшьләр театры «Калдырма, әнкәй!» әсәре нигезендә куелган «Изге хыял» спектакле премьерасы белән ачыла.
2022 елда Уфа дәүләт «Нур» татар театры авторның беренче драматургия әсәре булган «Кредитка алынган хатын» пьесасы буенча спектакль әзерли. Премьерасы 3-4 ноябрьләрдәЛейла Аралбаева. Уфимский театр «Нур» ставит комедию Айгиза Баймухаметова «Жена в кредит». ИА «Башинформ», 17.10.2022.
Әсәрләре экранда 2023 елның гыйнварыннан Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе «Калдырма, әнкәй!» тулы метражлы нәфис фильмын төшерә башлый. Фильмның режиссеры — Вилүрә Исәндәүләтова.Ләйлә Аралбаева. Өфөлә «Ҡалдырма, әсәй!» нәфис фильмын төшөрөү өсөн кастинг иғлан ителде. «Башинформ» МА, 28.12.2022
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 — Шәехзадә Бабич премиясе - «Ҡалдырма, әсәй!» китабы өченЛәйлә Аралбаева. Уфада Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары билгеле булды. «Башинформ» МА, 18.09.2015. 2018 — М. Шолохов исемендәге халыкара медаль — «халыкара әдәби элемтәләрне ныгытуы өчен» Л. Аралбаева. Башкирского писателя наградили международной медалью имени Михаила Шолохова. ИА «Башинформ», 6.03.2018. 2020 — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — «башкорт әдәбиятын халыкара мәйданда танытуга керткән өлеше өчен»Рәмилә Мусина. Айгиз Баймөхәммәтовка – дәүләт бүләге! «Башкортстан», 27.06.2020Мөнир Вафин. Башкортстанның үз униформасы бар. Азатлык радиосы, 3.09.2020 2024 — Салават Юлаев орденыЛәйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024 2025 ― Казакъстанның хөрмәтле язучысы () ― казакъ әдәбиятының үсешенә керткән зур өлеше өченЛәйлә Аралбаева. Айгиз Баймөхәмәтов — Ҡаҙағстандың хөрмәтле яҙыусыһы. Башинформ, 22.01.2025. 2025 ― Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе ― «Мин кошка әйләнәм» повестьлар җыентыгы өченЛейла Аралбаева. В Башкирии стали известны лауреаты премии имени Салавата Юлаева за 2025 год. Башинформ, 9.10.2025
Гаилә хәле Өйләнгән. Хатыны Айгөл, улы Аяз (2022). Ур-ра! Минең улым тыуҙы! ВКонтакте, 5.12.2022
Искәрмәләр
Сылтамалар БР Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсенең электрон бүлегендә рус телендәге әсәрләре Мөнир Вафин. Айгиз Баймөхәммәтов: «Кеше укый торган әсәрләр язарга кирәк». Азатлык радиосы, 17.02.2019 Айгиз Баймухаметов//Айгиз Баймөхәмәтов. Вконтакте сәхифәсе
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Язучылар берлеге рәисләре Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары