Мәйданы 298  км² булган Флак регионы Маврикийның 9 дистриктларының берсе булып тора. Унынчы дистрикт булып Родригес тора, ул автономиягә ия. Янәшә дистриктлар булып төньякта Ривьер-дю-Ремнар, көнбатышта Мока һәм көньякта Гран-Порт тора. Көнчыгыш өлеше Һинд океаны белән чиктәш.

Икътисад Утрауның бу көнчыгыш өлешендә күбесенчә шикәр камышы үстерәләр. Бу тармакта күп кеше эшли: шикәр камышы буенча эшчеләр дә, кечкенә плантация хуҗалары да.

Тарихы Флак сүзе Нидерланд теленнән алынган. Нидерландлылар регионның беренче яшәүчеләре булган.

Кызыклы урыннар Belle Mare, Palmar һәм Trou d’Eau Douce җәмәгать пляжлары; Боланнар утравы; Якшәмбе көннәрендә Үзәк Флак базары; Манзаралы Quatre Cocos авылы; Riviere Sud Est елгасының төшүе.

Төркем:Маврикий