Балкантау () — Башкортстанның Дәүләкән районында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы тау, табигать комарткысы (1965). Ачылыкүл янында урнашкан.

1965нче елдан региональ комплекслы геоморфологик табигать комарткысы дип исәпләнә. Категория МСОП — III, IV.

Тау янында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы юылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән Уртатау һәм Тамгалы (Олылау) таулары урнашкан. Тагала итәгендә билгеле тамгалар даласы урнашкан. Бн галимнәр борынгы башкорт тамгалары төшерелгән ташларны тапкан.

«Заятүләк белән Сусылу» эпосында телгә алына. Риваять буенча, тау башында гашыйклар Заятүләк белән Сусылу җирләнгәннәр. Тауның икенче исеме Заятүләк.

Төркем:Дәүләкән районы