«Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террорчылык оешмасы» эше — 1937-1938 еллардагы «Зур террор» чоры дәвамында НКВД тарафыннан оештырылган гаепләү эше.
Фабула Иосиф Сталин чоры да 1929-1953 еллар арасында урын алган сәяси репрессияләрнең аерым бер очрагы. җитәкчеләренең 35 кешелек төркеме Владимир Ленин җитәкчелегендәге ВКП (б) фиркәсе оештырган Бөек Октябрь инкыйлабы идеалларына каршы террорчылык оешмасында катнашуда, ТАССРның халык хуҗалыгына корткычлык эшләүдә гаепләнә.
Эш тарихы 1937 елның 3 һәм 16 августларында, 1938 елның 9 маенда һәм 9 ноябрендә Мәскәүдә уздырылган мәxкәмә утырышларында гаепләнүчеләрнең зур өлеше (төрмәдә үлгән Галимҗан Ибраһимовтан кала) үлем җәзасына хөкем ителә. Гаепләнүчеләр 1950 нче елларда ТАССРның Югары мәxкәмәсе тарафыннан акалана.
Гаепләнүчеләр Кулга 35 кеше алына һәм хөкем ителә. Болар арасында: Кыям Абрамов Сәлах Атнагулов Гомәр Әлмөхәммәтев Ибраһим Әмирханов Миңнегәрәй Әхмәтшин Гомәр Байчурин Исмәгыйль Беганский Әскәр Биктаһиров Гыймаз Баһаветдинов Сафа Борһан Ибраһим Борнашев Хаҗи Габидуллин Ибраһим Галиев Гали Ганиев Сибгатулла Гафуров Зәки Гыймранов Госман Дивәев Галимҗан Ибраһимов Муса Йосыпов Галиулла Касыймов Гобәйдулла Кушаев Каюм Мәһдиев Зәки Мөхсинев Кави Нәҗми Исхак Рәхмәтуллин Миңгәрәй Сәгыйдуллин Фатих Сәйфи-Казанлы Якуп Чанышев Габделхак Шаһиәхмәтов В.С.Шәфигуллин
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Зур террор