Сәләх мәчете, Саләх мәчете, Сәлах мәчете“Сәлах” мәчете Татарстан мөфтиенең хәер-фатихасы белән үз ишекләрен ачып җибәрде . ТМДН сайты, 04.07.2019 — Казанның Мамадыш тракты, 18 йорт адресы буенча төзелә торган мәчет. Төзелеш 2017 елда башланган. 300 кешегә исәпләнгән ике катлы мәчетнең гомуми мәйданы 372,8 квадрат метры. 2019 елның 14 июнендә Татарстанның Дәүләт төзелеш инспекциясе төзелгән мәчетнең барлык төзелеш тәләпләргә туры килгәне турында нәтиҗә чыгарды. 2019 елның 4 июлендә мәчет ачу тантанасы узды. 2018 елның сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Рамазан аенда ярымай куелды. Мәчетне Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов төзеткән.
Ачылган мәчетнең имам-хатыйбы итеп Тимергали Юлдашев билгеләнгән.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Мәчет төзелеше төркеме Казанда "Саләх" мәчете ачылды. Азатлык радиосы. 04.07.2019 Казанда тантаналы рәвештә “Саләх” мәчете ачылды Татар-информ. 04.07.2019
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Казан мәчетләре