Дарья Минһаҗетдинова, Дарья Таһир кызы Минһаҗетдинова (Дарья Тагировна Мингазетдинова, 1990 елның 20 июне, СССР, РСФСР, Магадан) — РФ театр һәм кино актрисасы.

Тәрҗемәи хәле

1990 елның 20 июнендә Магаданда туган МИНГАЗЕТДИНОВА Дарья Тагировна. ГлобалМСК.ру. Әтисе татар милләтеннән Таһир — инженер, әнисе рус милләтеннән — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Абыйсы — Равил. Дарьяга өч яшь булганда, гаилә Мәскәүгә күченгән. Магаданда аккордеон сыйныфы буенча музыка мәктәбен, Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр укуханәсен (Ольга һәм Юрий Соломиннар курсы) тәмамлаган (2011).

Театрдагы рольләре 2009 елда студент чагында ук Мәскәү Кече театрында Е. Шварцның «Кар патшабикәсе» () спектаклендә Бәләкәй башкисәр кыз ролен башкара. 2011 елдан Кече театр сәхнәсендә хезмәт итә башлый һәм хәзер дә шунда иҗат итә. Баштарак (җыйнак гәүдәле булу сәбәпле — буе 165 см) балалар өчен спектакльләрдә катнаша. Соңрак Распутин, Найденов, Толстой, Шварц, Андерсен, Шекспир әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара. 2011 — Анютка, «Власть тьмы» Л. Н. Толстой 2011 — Нинка, «Последний срок» В. Г. Распутин 2012 — Катерина, «Усилия любви...» У. Шекспир 2012 — Аня, «Дети Ванюшина» С. А. Найдёнов 2014 — Жоржетта, «Молодость Людовика XIV» А. Дюма-әти 2012 — Катрин, «Восемь любящих женщин» Р. Том 2016 — Агния, «Не всё коту масленица» А. Н. Островский һ. б. Мингазетдинова, Дарья Тагировна. wiki-org.ru Мингазетдинова Дарья Тагировна. Сайт Малого театра

Уйнаган фильмнары Кинода дебюты — 2012 елда уйнаган «Тикшерүче Никитин эше» () телесериалында эпизодик роль (Ступаковның дус кызы роле). 2012 елда «Эз» () детектив сериалында уйный. Кирилл Плетневның «6.23» киноновелласында өч баш геройның берсен уйный. Эдуард Радзюкевичның «Allinclusive яки Барысы да кушылган-2» () кинокомедиясендә уйнаган төрек мафиози Башкорт-паша кызы Чәчәк роле танылу китерә. «Футбол тирәли» (, 2013, Таисия-Тая) «Мәхәббәт көтмәгәндә килсә» (, мини-сериал, 2013, Оля) «Клим» (режиссер Карен Оганесян, продюсер Александр Цекало, сериал, 2016, Алиса Валевская — баш роль) «Әтиемнең улы» (, режиссер Станислав Дремов, сериал, 2016, Рита Левина) «Сигез яратучы хатын» (, фильм-спектакль, режиссер Владимир Бейлис, 2016, Катрин) «Толымлы кыз» (, 2017, Диманың хатыны Алена) «Архитектор» (2017, Мария) «Хатын-кыз эше түгел» (, сериал, 2018) «Практика. Икенче сезон» (, 2018, Вика) «Башка кан» (, 2018, Ка Ли) һ. б.

Шәхси тормышы Кияүдә. Дарья һәм ире — «Гоголь-центр» театры актеры Евгений Романцовның (1993 елның 2 февралендә Запорожьеда туган РОМАНЦОВ Евгений Алексеевич. ГлобалМСК.ру) 2022 елда беренче уллары Леон, 2024 елда икенче уллары Риналь туган Личная жизнь Евгения Романцова: девушки, жена, дети, семья. 173.ру, 13.05.2025. Йога, ат спорты белән мавыга, паркта йөгерергә һәм спорт залына йөрергә ярата, шулай ук бигрәк тә диңгез ярлары булган җылы илләргә сәяхәт итәргә ярата.

Искәрмәләр

Сылтамалар Мингазетдинова Дарья Тагировна. Сайт Малого театра Дарья Мингазетдинова. Биография и творчество. ФБ.ру Дарья Мингазетдинова. Кинопоиск.ру Дарья Мингазетдинова. Кино-театр.ру Фильмы с участием Дарьи Мингазетдиновой. vtorrents.net Иван Ворошилов. Дарья Мингазетдинова: интервью и фото. vilingstore.net dariaminga. Вконтакте диварында рәсми төркеме - Дарья Мингазетдинова|OFFICIAL TO RESOURCE VK.СOM mingakot. instagram сәхифәсе Дарья Мингазетдинова. Актерское агентство Агни-кино.

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Россия кино актрисалары Төркем:Россия театр актрисалары Төркем:Россия телевидение актрисалары