Мамука Бахтадзе (, 1982 елның 9 июне, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 2017—2018 елларда Гөрҗистан финанс министры, 2018 елның 20 июненнән 2019 елның 3 сентябренә кадәр премьер-министры.
Тәрҗемәи хәле 1982 елның 9 июнендә Гөрҗистан ССР башкаласы Тифлистә туган. Тифлис дәүләт университетының микроикътисад һәм менеджмент факультетын тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында магистр дәрәҗәсе (2010), Франциянең INSEAD бизнес-мәктәбендә МВА квалификациясе алган. Техник фәннәр докторы.
2010—2012 елларда Гөрҗи халыкара энергетика корпорациясе генераль директоры.
2013—2017 елларда «Гөрҗи тимер юллары» АҖ дәүләт ширкәте җитәкчесе.
2017—2018 елларда Гөрҗистан финанс министры.
2018 елның 13 июнендә Георгий Квирикашвили хөкүмәте отставкага киткәч, хакимияттәге «Гөрҗи хыялы — Демократик Гөрҗистан» фиркасе (фирка лидеры — миллиардер Бидзина Иванишвили) 14 июньдә Мамука Бахтадзены министрлар кабинеты башлыгына кандидат итеп тәкъдим итә.
2018 елның 20 июнендә Гөрҗистан парламенты чираттан тыш утырышында Мамука Бахтадзены һәм ул тәкъдим иткән 11 портфельле министлар кабинетын 101 : 12 уңай тавыш белән раслыйПарламент Грузии утвердил новый состав правительства. Радио Свобода, 15.07.2018.
2019 елның 3 сентябрендә вазифасыннан китә Президент Грузии подписала указ о назначении Гахарии премьером. Коммерсант, 09.09.2019.
Сылтамалар Mamuka Bakhtadze. Facebook Mamuka Bakhtadze. Twitter Кандидатом на пост премьер-министра Грузии назван Мамука Бахтадзе Парламент Грузии утвердил правительство страны во главе с премьер-министром Бахтадзе Новым премьером Грузии станет Мамука Бахтадзе — что о нем известно? newsgeorgia.ge (Новости-Грузия), 14.07.2018
Искәрмәләр
Төркем:Гөрҗистан сәясәтчеләре Төркем:Гөрҗистан премьер-министрлары Төркем:Тифлис дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар