Фәррах Дәүләтша улы Дәүләтшин (, 1887 елның 31 гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Уртай — 1956 елның 12 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бөре районы, Яңа Баеш) — Башкортстанның халык чәчәне (1944), Хөрмәт Билгесе ордены кавалеры (1939), ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе Фәррах Дәүләтшин 1887 елның 31 гыйнварында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Дүртөйле районы) Уртай авылында ярлы керәстиян гаиләсендә туган. Бала чагыннан (7-8 яшьтә) үксез ятим кала, байларда-кулакларда көтү көтеп, урман кисеп тамагын туйдыра. Үсә төшкәч, Урал заводларына эшкә чыгып китә, төрле завод-фабрикаларда, урман хуҗалыгында бил бөгә. 1916 елда «Акчишмә» дип аталган кәгазь фабрикасында эшләгән чакта бәла-казага тарый: пар казаны (версия: торбасы) шартлау аркасында күзләре зарарлана. Тома сукыр калгач, туган авылына кайта.

Фәррах 1920 елга кадәр туган авылы Иске Уртайда яши. Ачлык башлангач, гаиләсен алып, Кызыл заводына эш эзләп китә. Ләкин зәгыйфь кешене эшкә алмыйлар, ул байларга яллана. 1921 елның җәендә тагын авылга кайта, шуннан башлап Иске Уртайда гомер кичерә. 1930 елда Фәррах — колхозга, 1931 елда элекке Кощеев бояры утарында оештырылган “Пионер” коммунасына керәАлсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне....

Чәчәнлек иҗаты Тумыштан үткен сүзле һәм зирәк акыллы булган Фәррах, зәгыйфьлегенә карамый, тора-бара җырлар чыгаруга әвәсләнеп китә, соңрак инде, бәетләр әйтеп, үз төбәгендә халык арасында йөри башлый, базарларда була, җыеннарда катнаша. Җырларында һәм бәетләрендә гади кешеләргә якын уй-тойгыларны чагылдыруы, аларның азат тормышка омтылуын һәм башка көндәлек теләкләрен сурәтләве аркасында тиз арада халык арасында популярлык яулый.

Октябрь социалистик революциясеннән соң гына Фәррах чәчән авыз тутырып җырларга һәм ирекле иҗат итәргә мөмкинлек ала. Беренче китабы 1928 елда «Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре» исеме белән басылып чыга. 1930 елларда ул туган илен, яшәгән төбәген данлаган җырлар (мәсәлән, «Безнең кояш», «Ишембай» һ. б.) иҗат итә. Иҗатының актив чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда күмәк хуҗалыкның алдынгы тракторчысы турында «Галия кыз бәете», «Алты ялкау бәете», «Ватан сугышы бәетләре», «Атланыйк атларга» кебек әсәрләре барлыкка килә. Иҗат иткән әсәрләре тематикасы һәм шигъри эшләнеше ягыннан бәетләргә тартым була. Автобиографик характердагы «Минем Мәскәүгә баруым», «Ватан сугышы бәетләре» теле, поэтик чаралары белән халыктан язып алынган бәетләрдән аерылмый диярлекРозалия Султангареева. Башкирское сказительство в годы Великой Отечественной войны. «Ватандаш» журналы . «Чкалов бәете» күренекле очучы Валерий Чкалов (1904-1938) үлеменә багышлап чыгарылган: Мең тугыз йөз утыз сигез, Ун бишенче декабрь. Бу бәетне әйткән чакта Тыңлаучыга түзем бир.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Башкорт әдәбиятында күрсәткән хезмәтләре өчен Фәррах Дәүләтшин, җөмһүрият язучылары арасыннан иң беренче булып, 1939 елда Хөрмәт Билгесе ордены һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1944 елда аңа Сәет Исмәгыйлев белән бергә «Башкортстанның халык чәчәне» дигән мактаулы исем бирелә.

Хәтер Дүртөйле шәһәре урамына исеме бирелгән.

Басма китаплары Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре. / Төз. Н. Исəнбəт — Уфа: Башкитап, 1928. — 18 бит. Җырлар һәм бәетләр: Орденлы халык җырчысы Фәррах җырлары һәм бәетләре. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1939. — 112 бит. Чәчәннең киңәшләре. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1947. — 63 бит. Фәррах Дәүләтшин: «Башкорт сәсәндәре» җыентыгында. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1953. — бит. Чәчән тавышы. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1967. — 18 бит. Шигырзар // Башкорт поэзиясе антологиясе. Уфа, 1971. Башкорт шигърияте антологиясе. — Башкортстан китап нәшрияты, 2001 ел. — ISBN 5-295-02743-0

Әдәбият Салават Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа: Китап, 1999. ISBN 5-295-02592-6

Сылтамалар Б. С. Баимов. Фәррәх Дәүләтша улы Дәүләтшин

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкортстан шагыйрьләре Төркем:Башкортстанның халык чәчәннәре Төркем:Бәет башкаручылар Төркем:Татар халык җырларын саклаучылар