Силвия Пфайфер, Силвия Эшкобар Пфайфер (, 1958 елның 24 феврале, Бразилия, Порту-Алегри) — Бразилиянең кино һәм театр актрисасы, топ-модель.
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 24 февралендә Бразилиянең көньяк төбәгендә Ри́у-Гра́нди-ду-Сул штатында урнашкан Порту-Алегри шәһәрендә туган. Ундүрт яшеннән Рио-де-Жанейро шәһәрендә яши, модель бизнесы белән шөгыльләнә. Коко Шанель, Җорҗио Армани, Кристиан Диор йортлары белән хезмәттәшлек итә. 1988 елдан башлап, актерлык курсларына йөри.
1990 елда кино экраннарында беренче мәртәбә күренә: «Ярлы тормыш» () мини-сериалында Клаудиа Толедо (Cláudia Toledo) ролендә һәм 173 серияле «Минем мәхәббәтем, минем кайгым» (, режиссер Паулу Убиратан, Rede Globo телеканалы) теленовелласында Изадора Вентурини ролендә уйный. Күп кенә тәнкыйть сүзләре ишетә.
1992 елда «Куркыныч сакчылар» () фильмында Леда Валленари (Leda Vallenari) ролен башкара.
1993 елда «Тропиклар кызы» () сериалында Летисия Веласкес ролендә төшә. Сериалны 1995 елда РФ телевидениесе Беренче каналдан күрсәтә.
Россия тамашачыларында танылу алган «Клон» сериалында (2001) Синира ролендә уйный.
48 яшендә театр сәхнәсендә дә (Леди Гертруда Чилтерн ролендә) үзен сынап карыйJonas Furtado. Teatro.Uma estréia sem medo. ISTOÉ Gente, 21.08.2006.
Сайланган фильмография 1990 — Boca do Lixo .... Cláudia Toledo 1990 — Meu Bem, Meu Mal .... Isadora Venturini 1992 — Perigosas Peruas .... Leda Vallenari 1994 — Tropicaliente .... Letícia Velásquez 1995 — Malhação .... Paula Pratta de Gonzalez 1996 — El rey del ganado .... Léia Mezenga 1998 — Torre de Babel .... Leila / Leda Sampaio 2000 — Uga-Uga .... Vitória Arruda Prado 2001 — El clon .... Cinira Dantas 2002 — Deseos de mujer .... Virgínia 2003 — Kubanacan .... Amanda 2003 — Celebridade .... Solange Sá 2006 — Pé na Jaca .... Maria Clara Botelho Bulhões Noscheze 2008 — Casos e Acasos .... Ana Paula Gueiros 2009 — Bela, a Feia .... Vera Ávila 2012 — Corações Feridos .... Cacilda Varela de Almeida 2012 — Malhação .... Marta Menezes 2014 — Por siempre .... Úrsula Barbosa 2015 — Totalmente Demais .... Ella misma 2017 — Ouro Verde .... Monica Ferreira da Fonseca
Гаилә хәле Ире (1983 елдан) — эшмәкәр Нелсон Шамма Фильу (, 1958 елгы). Балалары: кызлары Эмануэла (Emanuela) һәм уллары Николаш (Nicholas).
Әдәбият Февральдә кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2018 ел, февраль, 63нче бит.
Сылтамалар Силфия Пфайфер. IMDb
Искәрмәләр
Төркем:Актрисалар Төркем:Бразилия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Фотомодельләр