«Алаш» фиркасе (, ) — казакълар һәм кыргызларның Февральская революция в Кыргызстане // История Кыргызстана (XX―XXI вв.) Бишкек, 2014. стр.9 ISBN 978-9967-31-186-2 Россия империясендә һәм 1917 елда Россия республикасында, 1917-1920 елларда РСФСРда эшчәнлек алып барган сәяси либераль фиркасе.
Тарих
1905 елда Уральскида конституцион-демократик фирканең (кадетлар) әгъзалары төркеме буларак оеша. 1913-1918 елларда Ырынбурда «Қазақ» () исемле газета нәшрият итә. 1917 елның 21-26 июлендә (3-8 августта) Ырынбурда узган I Корылтаенда фирка оешып бетә. Берничә төбәк төркемен берләштерә: үзәк (Көнчыгыш), көньяк (Төркистан) һ. б. Фирка әгъзалары — Әлихан Бүкәйханов, Миръякуп Дулатов, Мөхәммәтҗан Танышбаев, Мостафа Чукай, Ильяс Җансүгиров, Магҗан Җомабаев, Алтмышбай Калмәнов, Хәлил Дусмөхәммәтов, Мокыш Буштаев һ. б. «Алаш» атамасы казакъларның ораны, ал + ас (ал, кызыл кеше, гайрәтле кеше) кушма сүзеннән алынганМынбаев Н. Ж. Об этимологии и семантике этнонима Алаш. Вестник КарГУ, Караганда, 2009.
1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң фирка Шуралар хакимиятенә каршы чыга, большевикларга каршы корал тотып көрәшәчәге турында белдерә. 1917 елның 5-13 декабрендә (18-26 декабрендә) узган II Корылтаенда фирканең программасы кабул ителә. Программага салынган төп фикер — киң мохтарият шартларында казакъ җәмгыятенең буржуазия строена эволюцион күчеше. Фирка шулай ук Россиянең федератив президент (парламент) җөмһүриятенә үзгәрүен таләп итә. Корылтайда казакъларның Алаш-Урда исемендә милли-территориаль мохтарияте оешу (башкаласы –Симәй, 1920 елга кадәр яши) һәм автономиянең үз кораллы көчләрен (милиция) булдыру Алаш-Урда гаскәренең ораны: Яшәсен Ватанның гадел уллары! «Абай-ақпарат» интернет-порталы турында игълан ителә. Россиядә 1917-1922 елларда барган Ватандашлар сугышы елларында фирка гаскәре Александр Колчак, Александр Дутов гаскәрләре ягында була. 1919 елның азагында, Кызыл гаскәрнең казакълар җиренә басып керүе шартларында, фирка большевиклар белән сөйләшүләр башларга һәм Алаш-Урданың таралуы турындагы килешүне имзаларга мәҗбүр була. Киргиз (казакъ) инкыйлаби комитетының 1920 елның 9 мартындагы карары белән «Алаш» фиркасе (фирка әгъзаларын ярлыкау шартларында) таратыла. Амнистия игълан ителгән булуга карамастан, 1930 елларда фирка әгъзалары сәяси эзәрлекләүгә дучар була, «Шуралар хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән күбесе атып үтерелә Сахаровский центр. Москва.
Галерея
Искәрмәләр
Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X
Әдәбият Аманжолова Д. А. Казахский автономизм в России. История движения Алаш. М., 1994. Нурпеисов К. Алаш һәм Алашорда, Алма-Ата, 1995. «Алаш» қозғалысы. Алматы, 2008. ISBN 9965-32-715-7
Сылтамалар Казакълыкка икеләтә куркыныч янау: Алаш-Урданың күтәрелеше һәм аның үзгә казакъ юлы. GeoHistory
Төркем:Әлифба буенча сәяси фиркаләр Төркем:Казакъстан сәяси фиркаләре Төркем:Кыргызстан сәяси фиркаләре Төркем:Россия тарихы Төркем:Казакъстан тарихы Төркем:Кыргызстан тарихы