«Marvel кинематографик галәме» (; кыскача МКГ) — уйлап чыгарылган галәм, АКШ медиа-франшизасы, Marvel комикслары нигезендә оештырылган һәм Marvel Studios киноширкәте белән эшләнгән супербатырлар турындагы фильмнар сериясе. Берничә фильмнарны актёрлары белән һәм персонажлары белән гомуми сюжет сызыгына кушу юлы белән ясалган галәм.

Бүгенгесе көнгә, шулай итеп сюжетлары белән кушылган, әмма төрле, ләкин кайчакта гына фильмнан фильмга бер берсе белән кисешеп үткән персонажлары белән, күп кенә фильмнар чыкты инде: «Тимер кеше» (2008), «Искиткеч Һалк» (2008), «Тимер кеше 2» (2010), «Тор» (2011), «Капитан Америка: Беренче үч алучы» (2011), «Үч алучылар» (2012), «Тимер кеше 3» (2013), «Тор 2: Караңгылык дөньясы» (2013), «Капитан Америка: Кышкы солдат» (2014), «Галактиканың сакчылары» (2014), «Үч алучылар: Альтрон дәвере» (2015), «Кырмыска-кеше» (2015), «Капитан Америка: Ватандашлар сугышы» (2016), «Доктор Стрәнҗ» (2016), «Галактиканың сакчылары 2» (2017), «Үрмәкүч-кеше: Өйгә кайту» (2017), «Тор: Рагнарөк» (2017), Кара Каплан (2018), «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы», «Кырмыска-кеше һәм Шөпшә» (2018), «Капитан Марвел» (2019), «Үч алучылар: Уен ахыры» (2019) һәм «Үрмәкүч-кеше: Өйдән еракта» (2019).

Телесериаллар ««К.А.Л.К.А.Н.» агентлары» (2013—хәзерге вакыт), «Агент Картер» (2015—2016), «Башкисәр» (2015—хәзерге вакыт), «Җессика Җоунс» (2015—хәзерге вакыт), «Лүк Кейҗ» (2016—хәзерге вакыт), «Тимер йодрык» (2017—хәзерге вакыт), «Яклаучылар» (2017—хәзерге вакыт), «Кеше-түгелләр» (2017), «Җәзалаучы» (2017—хәзерге вакыт), «Качкыннар» (2017—хәзерге вакыт) һәм «Marvel One-Shots» — кыска метражлы фильмнар сериясе, шулай ук шушы галәмнең өлешенә керәләр.

Иң табышлы фильмнар серияләре исемлегендә Marvel кинематографик галәме беренче урында тора. Гомуми җыемнары $22,4 миллиард доллардан артык, ә «Үч алучылар: Уен ахыры», «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы», «Үч алучылар», «Үч алучылар: Альтрон дәвере» һәм Кара Каплан фильмнары 2018 елның 29 июненә кинематографның бөтен тарихындагы иң кассалы фильмнар исемлегендә беренче, дүртенче, җиденче, тугызынчы һәм унынчы урыннарны алып торалар.

МКГ-ның һәрбер фильмнары һәм телесериаллары бер-берсенә сылтау ясыйлар, нәтиҗә буларак шушы хәл аларны бер галәмгә берләштерә. Бүтән Marvel комикслары нигезендә оештырылган фильмнарның һәм телесериалларның барысы да берничек тә бу сериягә бәйләнмәгәннәр, чөнки алар башка ширкәтләр белән төшерелгәннәр һәм бер-берсе белән бәйләнеш гомуми сюжет сызыгы юк аларда. Аңа карамастан шушы барлык персонажлар бер уйлап чыгарылган комикслар галәменнән.

Иҗат 2005 елда Variety журналы Marvel Studios үз фильмнарын җитештерә башлаячак һәм аларны Paramount Pictures аша таратачак, дип хәбәр итте. Элегрәк студия үзе уйлап тапкан персонажларны экранлаштыруда со-продюсер ролендә генә тора иде (иң билгеле — 20th Century Fox белән җиде еллык килешү). Әлеге алыш-бирешләрдән алынган керемнәрне, Marvel җитәкчелеге үзенең гомумиләштерелгән франшизасына салырга хәл итә, булдыру процессы тулысынча студиянең контролендә булачак. Шул максаттан 7 елга Merrill Lynch белән 525 млн $ күләмендә яңартылган кредит килешүе төзелде.

Marvel Studios президенты Кевин Файги бу серияне «Marvel Cinema Universe» дип атарга тәкъдим ителүен искә төшерде, ләкин башка атаманы — «Marvel Cinematic Universe» дип сайладыларDouglas, Edward. «Exclusive: Marvel Studios Production Head Kevin Feige», SuperheroHype.com, April 26, 2010... Беренче фильмнар Paramount Pictures һәм Universal Pictures ярдәмендә таратылды. 2012 елдан башлап, Walt Disney Pictures дистрибьюторына әверелә , ул бу вакытка Marvel Entertainment ширкәтен сатып ала, ул The Walt Disney Company бүлекчәсенә әверелә.

Фильмнар

Чиксезлек сагасы Фильм Чыгу датасы (РФ) Режиссёр(лар) Сценаричы(лар) Беренче фаза Тимер кеше01.05.2008 Җон Фавро Арт Маркам, Мәтт Һоллоуэй, Марк Фергус һәм Һоук Остби Искиткеч Һалк12.06.2008 Лүи Летерье Зәк Пенн Тимер кеше 229.04.2010 Җон Фавро Җастин Теру Тор28.04.2011 Кеннет Брәна Дон Пейн, Әшли Миллер һәм Зәк Стентс, Марк Протосевич һәм Җозеф Майкл Стражински сюжеты буенча Капитан Америка: Беренче үч алучы28.06.2011 Җоу Җонстон Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили Үч алучылар03.05.2012 Җосс Уидон Зәк Пенн һәм Җосс Уидон сюжеты буенча Икенче фазаMarvel Boss Kevin Feige On Phase 2 Тимер кеше 302.05.2013 Шейн Бләк Дрү Пирс һәм Шейн Бләк Тор 2: Караңгылык дөньясы07.11.2013 Әлан Тейлор Кристофер Йост, Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили, Дон Пейн һәм Роберт Родәт сюжеты буенча Капитан Америка: Кышкы солдат03.04.2014 Әнтони һәм Җо Руссо Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили Галактиканың сакчылары31.07.2014 Җеймс Ганн Җеймс Ганн һәм Никоул Пөрлмен Үч алучылар: Альтрон дәвере23.04.2015 Җосс Уидон Кырмыска-кеше16.07.2015 Пейтон Рид Адәм МакКей, Пол Радд, Эдгар Райт һәм Җоу Корниш, Эдгар Райт һәм Җоу Корниш сюжеты буенча Өченче фазаAll Of Your Marvel Phase 3 Questions Answered By Marvel Head Kevin Feige Капитан Америка: Ватандашлар сугышы05.05.2016 Әнтони һәм Җо Руссо Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили Доктор Стрәнҗ31.10.2016 Скотт Дерриксон Скотт Дерриксон, Җон Спейтс һәм Кристофер Роберт Каргилл Галактиканың сакчылары 204.05.2017 Җеймс Ганн Үрмәкүч-кеше: Өйгә кайту06.07.2017 Җон Уоттс Җон Фрәнсис Дейли һәм Җонатан Гоулдстайн Тор: Рагнарөк02.11.2017 Тайка Вайтити Кристофер Йост, Эрик Пирсон һәм Крейг Кайл Кара Каплан26.02.2018 Райан Куглер Райан Куглер һәм Җоу Роберт Коул Үч алучылар: Чиксезлек сугышы03.05.2018 Әнтони һәм Җо Руссо Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили Кырмыска-кеше һәм Шөпшә05.07.2018 Пейтон Рид Әндрү Баррер һәм Гейбриэл Феррари, Адәм МакКей һәм Пол Радд Капитан Марвел07.03.2019 Анна Боден һәм Райан Флек Җенева Робертсон-Дворет Үч алучылар: Уен ахыры02.05.2019 Әнтони һәм Җо Руссо Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили Үрмәкүч-кеше: Өйдән еракта04.07.2019 Җон Уоттс Крис МакКенна һәм Эрик Соммерс

Комикс-приквеллар һәм тай-иннар

ИсемЧыгарылышлар саныБеренче басманың датасыСценарист(лар)Рәссам(нар)Iron Man: I Am Iron Man!227 январь 2010Питер ДэвидШон ЧенIron Man 2: Public Identity328 апрельҖо Кейси һәм Җастин ТеруБарри КитсонIron Man 2: Agents of S.H.I.E.L.D.11 сентябрьҖо КейсиТим Грин, Феликс Руис һәм Мәтт КампCaptain America: First Vengeance44 май 2011Фред ван ЛентеНил Эдвартс һәм Лүк РоссMarvel’s The Avengers Prelude: Fury’s Big Week47 март 2012Хикәя: Крис Йост һәм Эрик Пирсон Сценарий: Эрик ПирсонЛүк РоссMarvel’s The Avengers: Black Widow Strikes32 майФред ван ЛентеНил ЭдвардсMarvel’s Iron Man 227 ноябрьКристос Н. ГейҗРамон РозанасMarvel’s Iron Man 3 Prelude22 январь 2013Стив КуртMarvel’s Thor216 январьЛан МединаMarvel’s Thor: The Dark World Prelude25 июньКрәйг Кайл һәм Крис ЙостСкотт Итон һәм Рон ЛимMarvel’s Captain America: The First Avenger26 ноябрьПитер ДәвидВеллинтон АлвесMarvel’s Captain America: The Winter Soldier Infinite Comic128 январь 2014Рок Хе-КимMarvel’s Guardians of the Galaxy Infinite Comic — Dangerous Prey11 апрельДән Абнетт һәм Әнди ЛенниңАндреа ди ВитоMarvel’s Guardians of the Galaxy Prelude22 апрельВеллинтон АлвесMarvel’s The Avengers224 декабрьУилл Корона ПилгримҖо БеннеттMarvel’s Avengers: Age of Ultron Prelude — This Scepter’d Isle13 февраль 2015Веллинтон АлвесMarvel’s Ant-Man Prelude24 февральМигел СепулведаMarvel’s Ant-Man — Scott Lang: Small Time13 мартВеллинтон Алвес һәм Дәниел ГоварMarvel’s Jessica Jones17 октябрьБрайан Майкл БендисМайкл ГайдосMarvel’s Captain America: Civil War Prelude416 декабрьУилл Корона ПилгримСимон Кудрански һәм Ли ФергүсонMarvel’s Captain America: Civil War Prelude Infinite Comic110 февраль 2016Ли Фергүсон, Горан Суҗука һәм Гильермо МогорронMarvel’s Doctor Strange Prelude26 июльҺорһе ФорнесMarvel’s Doctor Strange Prelude Infinite Comic — The Zealot17 сентябрьMarvel’s Guardians of the Galaxy Vol. 2 Prelude24 январь 2017Кристофер ӘлленSpider-Man: Homecoming Prelude21 мартТодд НаукMarvel’s Thor: Ragnarok Prelude45 июльҖей. Әл. ҖайлзMarvel’s Black Panther Prelude218 октябрьАннапаола МартеллоMarvel’s Avengers: Infinity War Prelude224 январь 2018Тай УокерMarvel’s Ant-Man and the Wasp Prelude27 мартКрис ӘлленMarvel’s Captain Marvel Prelude114 ноябрьАндреа ди ВитоMarvel’s Avengers: Endgame Prelude35 декабрьПако ДиазSpider-Man: Far From Home Prelude227 март 2019Лүка Мареска

Искәрмәләр

Төркем:Киносериялар Төркем:Marvel Comics Төркем:Супербатырлар турындагы фильмнар * Төркем:2008 елда барлыкка килгәннәр