Инселлар (, involuntary celibates сүзтезмәсеннән — «ирексездән җенси мөнәсәбәтләрсез яшәүчеләр») — җенси яки романтик мөнәсәбәтләр булдырырга теләсәләр дә, моңа ирешә алмауларын белдерүче кешеләрнең интернет-субкультурасыhttps://journals.sagepub.com/doi/10.1177/0886260520959625https://kclpure.kcl.ac.uk/ws/portalfiles/portal/278929040/GNET_4_4e_Incel_Subculture_web.pdf. Башта бу төшенчә җенескә бәйсез мәгънәдә кулланылса, хәзерге инселлар җәмгыятьләрендә күбесенчә ир-атлар катнаша.
Инселларның күпчелек интернет-җәмгыятьләренә хатын-кызлардан нәфрәт итү (мизогиния), түбән үзбәя, җәмгыятьтән читләшү һәм көч куллануны аклау кебек күренешләр хасhttps://journals.sagepub.com/doi/10.1177/0886260520959625https://www.splcenter.org/resources/extremist-files/male-supremacy/. АКШның Көньяк фәкыйрьлек хокук саклау үзәге (SPLC) инселлар хәрәкәтенең бер өлешен ир-атлар өстенлеген яклаучы экстремистик хәрәкәтләр рәтенә кертә
2014 елда АКШның Айла-Виста шәһәрендә Эллиот Роджер тарафыннан оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак була, 14 кеше яралана. Роджер YouTube платформасында үз сәхифәсен алып барган, анда куйган видеоларында ул хатын-кызларның аңа игътибар итмәүләреннән һәм аның белән романтик мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләмәүләреннән зарланган. 2014 елның 23 маенда, һөҗүм алдыннан, ул YouTube'ка «Elliot Rodger’s Retribution» («Эллиот Роджерның үч алуы») исемле видеоөндәмә урнаштырган, шулай ук «My Twisted World: The Story of Elliot Rodger» («Минем бозык дөньям: Эллиот Роджер тарихы») исемле 137 битлек язма калдырган. Инселларның кайбер интернет-җәмгыятьләрендә Роджерны «Изге Эллиот» () дип атап, аны хәрәкәтнең символы итеп зурлыйларhttps://doi.org/10.1080/13504630.2020.1787132. 2018 елда Торонтода үзен инсел дип атаган Алек Минассян ясаган һөҗүм нәтиҗәсендә 10 кешенең гомере өзелә, 16 кеше җәрәхәтләнәhttps://kclpure.kcl.ac.uk/ws/portalfiles/portal/278929040/GNET_4_4e_Incel_Subculture_web.pdf.
Искәрмәләр