Илдус Шаһиев, Илдус Ильяз улы Шаһиев (Ильдус Ильязович Шагиев; 1962 елның 22 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Алпар — 2026 елның 18 октябре, РФ, ТР, Минзәлә) — журналист, 2007—2026 елларда «Минзәлә» газетасының баш мөхәррире — «Татмедиа» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалы җитәкчесе. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2017).

Тәрҗемәи хәле 1962 елның 22 февралендәФлүрә Мусина. «Минзәлә-Информ» филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиевне туган көне белән котлыйбыз! menzela.ru, 22.02.2019 Татарстан АССР Әлки районы Алпар авылында туган. 1984 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча тәмамлаган. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан. 1986 елда Минзәлә район газетасы «Коммунизм таңы» редакциясендә хезмәт юлын башлаган: газетаның җаваплы сәркатибе урынбасары һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, җаваплы сәркатибе булып эшләгән.

Төрле елларда Минзәлә районы «Маяк» совхозын, Минзәлә РУПСын җитәкләгән, Минзәлә театрында директор урынбасары булып эшләгән.

2007—2026 елларда «Минзәлә» газетасының баш мөхәррире, «ТАТМЕДИА» АҖнең «Минзәлә–информ» филиалы директоры. Шулай ук газета, китаплар чыгару буенча махсуслашкан «Минзәлә» мәгълүмат-редакция үзәге дәүләт оешмасы белән җитәкчелек иткән Минзәлә мәгълүмат-редакция үзәге ДУ. rusprofile.ru. Биредә Минзәлә төбәге тарихы буенча китаплар чыгаруны оештырган.

«Бердәм Россия» фиркасеннән Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Коноваловка авыл җирлеге Советы депутаты булып сайланганШагиев Ильдус Ильязович. Избиратель - Депутат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 — Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре 2022 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медалеИлшат Вәгыйзов. «Бәллүр каләм» тантанасында «Минзәлә-информ» филиалы баш редакторы – җитәкчесе Илдус Шаһиев медаль белән бүләкләнде. menzela.ru, 5.08.2022 2026 — Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының Мактау грамотасы (вафатыннан соң) Ильдус Ильязович Шагиев посвятил свою жизнь журналистике. Мензелинск news - Мензеля онлайн, 29.10.2026 2026 — Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Рәхмәте (вафатыннан соң) ТР Икътисад министрлыгы Мактау грамотасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы «Татмедиа» Республика агентлыгы Мактау грамотасы һ.б.

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Нәсимә Миргарифҗан кызы, балалары.

Вафаты 2026 елның 18 октябрендә 64 яшендә кинәт вафат булганСкончался татарстанский журналист Ильдус Шагиев. Татар-информ, 18.10.2026.

Искәрмәләр

Сылтамалар Шагиев Ильдус Ильязович. Избиратель – Депутат Ильшат Вагизов. В Мензелинском районе проводили в последний путь Ильдуса Шагиева. menzela.ru, 19.10.2026

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем: Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр