Рузилә Мөхәммәтова, Рузилә Рамил кызы Мөхәммәтова (Рузиля Рамилевна Мухаметова; 1976 елның 11 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районыМөхәммәтова Рузилә. matbugat.ru) — журналист, «Татмедиа» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар телендәге мәгълүмат редакциясе күзәтүчесе, мәдәният буенча эксперт«Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова Дамир Сираҗиев премиясенә лаек булды. Татар-информ, 27.03.2025. Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты (2025), Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2026).

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 11 гыйнварында Яшел Үзән районында туганЯкташыбыз, журналист Рузилә Мөхәммәтова искиткеч кызыклы әңгәмә оештырган. «Яшел Үзән», 26.08.2017Регина Яфарова. «Ә без сезгә кирәкме?»: в Казани прошла торжественная встреча в честь юбилея татарской журналистки Рузили Мухаметовой. milliard.tatar. Почтальон кызы буларак, газеталар укып үскән. Балачактан шигырьләр язарга яраткан. Авылда күрше кызлары белән җыелып театр куеп йөргәннәр. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Яшь ленинчы» газетасында практика узган. Журналистика факультетын тәмамлагач, 1992 елдан «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлаган. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән берлектә эшләнүче «Хәерле юл!» кушымтасын, сәнгать–мәдәният өлкәсе белән таныштыручы «Төсле моң» рубрикасын алып барган. 20 елга якын «Сабантуй»да эшләгән (баш мөхәррирләр Роберт Миңнуллин, Ләлә Гыймадиева; күренекле шагыйрьләр Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Госман Садә, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләр белән аралашып эшләгән)Айгөл Әхмәтгалиева. Рузилә Мөхәммәтова: «Хатын-кызның фикере үзгәрергә дә мөмкин». «Мәйдан», № 3, 2024. 1992—2012 елларда — җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары Рузилә Мөхәммәтова. Бер фикер. «Сабантуй», 16.09.2024. «Сабантуй» газетасында (2014 елдан айлык журнал булып чыга) эшләгәндә (баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев), фатирлы булган.

Журналистикадан китеп тә торган. Биш ел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (министр Айрат Сибагатуллин) матбугат үзәге җитәкчесе булып эшләгән. Кызы сәнгать мәктәбендә укый башлау сәбәпле, министрлыктан киткән. Журналистикага әйләнеп кайткач, «Татмедиа» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар телендәге мәгълүмат редакциясе күзәтүчесе булып эшли. Аның материаллары шулай ук «Интертат» электрон басмасында бастырылаЖурналист Рузилә Мөхәммәтова: Ай, Геннадий Михайлович, сезне яратмаган кеше бармы икән? tuganaylar.ru, 28.04.2023.

Тирән һәм принципиаль мәдәни күзәтүче буларак билгеле. Аның басмаларының төп темалары: хәзерге татар театры; татар әдәбияты һәм әдәби процесс; Татарстанның иҗади кешеләре һәм мәдәният эшлеклеләре; республиканың мәдәни тормышының актуаль мәсьәләләре. Жюри члены буларак, ябык әдәби бәйгеләрдә актив эшли (жюрида, күбесенчә, балалар әсәрләрен укый). Хезмәттәшләре аның бәйсезлеген, дөресен әйтергә әзерлеген һәм профессионализмын билгеләп үтә. Язмалары XXI гасыр татар театры тормышын елъязма кебек теркәп бара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 — XXII «Бәллүр каләм» бәйгесенең «Елның иң яхшы журналисты» номинациясендә җиңүче — яңа татар шәһәр мәдәниятенә багышланган «Шәһәрчеләр» проекты өчен «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова «Бәллүр каләм» җиңүчесе булды. Татар-информ, 17.05.2019 Стали известны имена лучших журналистов Татарстана-2019. kazan24.ru, 18.05.2019 2021 — «Мәдәни каләм» (Культурное перо) республика журналистлар конкурсында «Халыкның иң бөек байлыгы — аның теле» номинациясе җиңүчесеОбъявлены итоги первого Республиканского журналистского конкурса «Культурное перо» («Мәдәният каләме»). Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям. 21.12.2021 2025 — Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2026 2026 — Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өченОбозревателю «Татар-информа» Рузиле Мухаметовой присвоили почетное звание. Татар-информ, 7.10.2026

Шәхси тормышы Кызы Сәлимә Әскәрова, Фешин исеменедәге Казан сынлы сәнгать училищесында сценография буенча Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2012) рәссамы Сергей Скоморохов курсында укыган

Искәрмәләр

Сылтамалар Журналист Рузилә Мөхәммәтованың «Ә без сезгә кирәкме?» дип исемләнгән юбилей кичәсе, 23.05.2026. Vkvideo, 1:38:21 Автор: Рузилә Мөхәммәтова. Интертат

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре