Тауасты татар бистәсеОнлайн — энциклопедия Tatarica яки Подгорная татар бистәсе () — Кострома шәһәрендә урнашкан татар бистәсе, кострома татарларының төпләнеп яшәү урыны.
Тарихы 1554 елда Нугай Урдасында дәүләт первороты була. Үлгән Йосыф бинең уллары әкренләп Мәскәүгә хезмәткә алыналар. 1563 елны татар морзалары, Йосыфның уллары һәм туганнан туган энеләре, күп кенә йомышлы татарлар Мәскәүгә киләләр. 1565 елда Явыз Иван Йосыф улы Ибраһимга Романов шәһәрен һәм тирә-яктагы авылларны тапшыра. Акрынлап үзләренең милләттәшләре янга Урдадагы яңа власть чорындагы хәлләрдән канәгать булмаган һәм шулай ук рус патшасына хезмәт эзләгән нугайлар килә башлый. Алар махсус Татар бистәсе барлыкка килгән Романов шәһәре янына килеп урнашалар. Романовта яшәүче татарларга үз диннәрен тотарга рөхсәт ителгән, шәһәрдә аларның үз мәчетләре дә булган. Соңрак Рус Хөкүмәте эзлекле рәвештә романов татарларына карата, башка татарларга карата кебек үк, акрынлап чукындыру сәясәтен алып бара башлый. Атаклы нугайларны акрынлап ассимиляциялиләр, православиене кабул итәргә мәҗбүр итәләр. Ләкин татарларның шактый өлеше мөселман динендә кала. Менә шултатарларны Ярославль губернасында җирләреннән мәхрүм итәргә һәм Романовтан сөрергә карар кылалар.Николай Муренин. Татарская слобода и мечеть в Костроме.
1683—1684 һәм 1760—1761 елларда Романов шәһәреннән (хәзер Ярославль өлкәсе) һәм Романово‑Борисоглебский өязеннән морзалар һәм ясаклы татарлар Костромага күчерелә. XVIII йөз башында патша хакимияте рус булмаган йомышлыларның җир биләвен бетерүгә юнәлтелгән берничә фәрман чыгара. Йомышлы мөселманнарның бер өлеше православиегә күчәргә мәҗбүр була; соңрак алар рус дворяннары составына кертелә. Чукынудан баш тартканнарны 1761 елда Костромадан читкә күчерәләр, анда инде Казаннан күчеп килгән татарлар яшәгән була. Шулай итеп Тауасты татар бистәсе барлыкка килә. 1762 елда аларның гомуми саны 128 кеше тәшкил итә. Соңрак Екатерина II, татар феодалларын үзенә социаль таяныч итүгә ниятләп, аларга кайбер өстенлекләр бирә. Кострома татарлары дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә, һәм алар Кострома өязенең Гридинск волостена беркетелгән аерым авыл җәмгыяте төзиләр. 1874 елда аларның саны 365 кә, 1902 елда 525 кешегә җитә.
1780 елдан бистәдә мәчет эшләгән (1930 елга кадәр). Костроманың агач мәчете ― үзәк һәм төньяк Идел буенда һәм Россиянең үзәк өлешенең төньяк-көнчыгыш районында ачылган беренче мәчетләрнең берсе. Ул Идел буйлап пароходларда йөзүчеләргә ерактан ук күренә торган була. 1847—1906 елларда мәчеттә мөдәррис һәм имам (1889 елдан ахун) булып Россия империясенең күренекле дин эшлеклесе Төхфәтулла Сәфәров (1822―1916) тора. Аның тырышлыгы белән 1866 елда Татар бистәсендә мәдрәсә ачыла. 1906 елда мәчет мөәзине Хисаметдин Абызов мулла (1908 елдан ахун) итеп билгеләнә. 1913 елда мәчет имамы Миргазиз Зәбиров Романовлар династиясенең 300 еллыгын бәйрәм иткәндә Костромага килгән император Николай IIне Татар бистәсендә яшәүче татарлар исеменнән сәламли. 1897 елда бистәдә чыккан янгыннан соң, губерна хакимияте ярдәме белән мәчеткә ремонт ясалган.
Мәчет сүтелеп, манарасы төшерелгәч, җирле мөэминнәрнең җыелып намаз укый торган урыннары калмаган. Мәчет бинасы совет хакимияте тарафыннан итеп файдаланылган При костромской мечети открыли корпус для обучения основам ислама. ИА REGNUM, 14.10.2022
Беренче Бөтендөнья сугышы елларында татар бистәсендә төрек хәрбиләре өчен лагерь урнашкан була. 1917 елга кадәр шулай ук мәктәп эшләгән. 1926—1931 елларда Кострома районы составында аерым мөселман авыл советы эшли.
Кострома татарларының динне, рухи һәм матди культура элементларын, үзаңын саклап калулары тарихчыларның һәм туган якны өйрәнүчеләрнең игътибарын җәлеп итә, ләкин нәкъ менә 1970 еллар башында Казан этнографы Фәридә Шәрифуллина бистәнең торышын комплекслы тикшерә, анда галим Иделнең үзенчәлекле шәһәрендә инкыйлабка кадәр татарларның торышын күргән өлкән яшьтәге кешеләрдән материаллар ала.Татары Костромы. Часть 1-я. Исследование Рената Абянова и Марата Сафарова.
Тасвиры
Замандашлар әйтүе буенча, XIX йөз ахырына Татар бистәсе гаҗәеп күренешкә ия була: урам уртасында агач рәшәткәле мәчет торган, Идел елгасының сул яры буйлап ике рәт булып 70-тән артык төрле төстәге такта түбәле, бизәкле ишекле һәм зур булмаган балконлы, күбесенчә ике катлы, кирпеч йортлар тезелеп киткән була.Шарифуллина Ф. Л. История формирования и традиционная культура татар города Костромы
Утар ачык ишегалдыннан, торак йорттан һәм хуҗалык корылмаларыннан: баз, амбар, ат абзары, абзардан торган. Бакча артына мунча куйганнар. Йортларның фасадлары, аларның планировкалары авылныкына караганда күбрәк шәһәрнекенә охшаш булган. Татар торак йортының тышкы бизәлешенең үзенчәлекле ягы булып такта түбәләрнең, ишекләрнең, тәрәзәләрнең буялуы һәм ачык, төрле төстәге полоса тәэсирен тудыруы торган. Билгеле булганча, мондый полихром буяу Казан арты татарларына хас булган.
Авыл артында, аның көнчыгыш ягында, калкулык итәге буйлап карт наратлар белән капланган зират җәелгән. Ул җиңел киртә һәм нык рәшәткәле капкалар белән әйләндереп алынган. Каберләрне периметр буенча тәбәнәк кирпеч дивар белән әйләндереп алганнар. Алтын Урда чорына барып тоташкан бу традиция татарларда Татарстан, Рязань өлкәсе территориясендә сакланып калган.
Кострома татарлары мул яшәгәннәр. Ике өлешкә — ак, парад һәм кара, арткы өлешләргә бүленгән йортлар өстенлек иткән. Ак яртысы шәһәрчә җыештырылган ике бүлмәдән тора: диваннар, креслолар һәм кайчакта көзгеләр һәм пәрдәләр куелган. Караңгы яртысы пөхтә һәм якты төстәге крестьян өе төсле, ак икмәк пешерү миче була, аны кайчакта шул ук өй алдыңдагы махсус кечерәк кухняга урнаштырганнар. Ярлы татарларның тораклары бер бүлектән торган, барысы да чиста крестьян өенә охшаган була. Йортның традицион интерьеры ярлылар торагында һәм йортның кара яртысында сакланган. Өйгә керү һәрвакыт ишегалды аша була. Ишекнең каршысында тактадан ясалган киң сәкеләр, тәбәнәк эскәмияләр һәм урын-җир кирәк-яракларын җыю өчен сандык тезелгән. Бу урын мактаулы санала һәм «җур» (түр) дип атала. Стена буена кибетләр, кием-салым, тукылган сөлгеләр саклый торган сандыклар урнаштырганнар. Аларны бәйрәмнәр, туйлар вакытында почмакларга һәм стена буйларына элеп куйганнар. Идәнгә өйдә тукылган паласлар җәелгән. Кострома татарлары истәлекләренә караганда, XIX гасыр уртасында — XX гасыр башында кайбер йортларда мич биек булмаган һәм ул торак бинаның уртасында урнашкан булган. Учакның тирмә уртасында мондый урнашуы Төньяк Кара диңгез буендагы нугайларга хас булган. Кострома татарларында төркиләрнең дала күчмә культурасының иң борынгы катламнарына барып тоташкан нәкъ менә шушы традиция сакланып калгандыр.
Бистә халкы саны
1762 елда татар бистәседә 128 кеше, 1811 елда — 204, 1858 елда — 290, 1874 елда — 365, 1902 елда — 525, 1920 елда — 521, 1924 елда — 653 кеше яшәгән. Татарлар саны Казан, Касыйм, Түбән Новгород, Оренбург губерналарыннан күчеп утыручылар исәбенә дә арткан.
Шәхесләр
Зөфәр Фәтхетдинов — хокук белгече, язучы, профессор, хокук фәннәре докторы.
Искәрмәләр
Әдәбият Муренин Н. Татарская слобода и мечеть в Костроме. — Кострома: Линия график, 2015. — 92 с., ил.
Сылтамалар Костромская область. Духовное управление мусульман Российской Федерации.
Төркем:Татар бистәләре Төркем:Кострома