Гаяз Закиров, Гаяз Салих улы Закиров (Гаяз (ГаязьЗакиров Гаязь Салихович. opno52.ru) Салихович Закиров; 1955 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, Горький өлкәсе, Спас районы, Ишавыл) — дин әһеле, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы (ЦРО ДУМНО) рәисе (2008 елдан). Түбән Новгород шәһәренең Мактаулы гражданы (2024Решение городской Думы города Нижнего Новгорода от 26.06.2024 № 115.
Тәрҗемәи хәле 1955 елның 25 сентябрендә Горький (1990 елдан Түбән Новгород) өлкәсенең Спас районы Ишавыл авылында туган. Бозлау авылында татар сигезьеллык мәктәбендә укыган, район үзәге Спасское авылындагы рус мәктәбендә тугызынчы һәм унынчы сыйныфларны тәмамлаганЗакиров Гаяз Салихович. РНКАТ Нижегородской областиЗакиров Гаяз Салихович. ДУМ РФ.
1977 елдан, армиядә хезмәт иткәннән соң, Горький өлкәсе Дзержинск шәһәрендә яшәгән, «Синтез» һәм «Капролактам» химия заводларында эшләгән Сенюткина О. Н., Костенюк Н. В. Из истории мусульманской общины города Дзержинска Нижегородской области. Вестник МГПУ. Серия «Исторические науки». 2024. № 3 (55). С. 100–111.
1987 елдан 1994 елга кадәр Гомәр хәзрәт Идрисовтан ислам нигезләре буенча шәхси дәресләр алган, Ижевская урамындагы мәчет каршындагы Ислам мәктәбендә укыган.
Түбән Новгородның «Маһинур» Ислам мәдрәсәсенДзержинскның Җәмигъ мәчетендә “Махинур” мәдрәсәсе укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Всемирный конгресс татар, 19.06.2026 (2008 ел), «Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге» мәдрәсәне (2015 ел) тәмамлаган.
1986 елдан — ун меңнән артык татар-мөселман яшәгән Дзержинскида дини һәм милли тормышны торгызу инициаторы , «Арафат» Ислам мәктәбен , «Ихлас» мөселман телевизион тапшыруын оештыручыларның берсе. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе, Дзержинск шәһәренең «Туган Як» татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы рәисе.
1998 елдан — Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы () рәисенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары. 2003 елдан — ДУМНО Рәисенең беренче урынбасары, Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендәге татарларның җирле милли-мәдәни автономияләре рәисе, Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе.
Дзержинскида Ислам комплексын төзү инициаторы, аңа яңа Җәмигъ мәчете бинасы, мәдрәсә бинасы һәм административ бүлмәләр керә.
2008 елдан — Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе. ирекле рәвештә отставкага китүе сәбәпле, 2008 елның ноябрь аенда узган чираттагы Диния нәзарәте пленумында Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп, әлеге вазыйфага бердәнбер кандидат, Дзержинск шәһәре җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт Закиров сайланган. Гаяз хәзрәт «Хендай» автомобиле ачкычын алган (Әбу-Хәнифә исемендәге Фондтан бүләк). 2013 һәм 2018 елларда яңадан рәис итеп сайланганГаяз Закиров – «Вперед, на крыльях преемственности!» . Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы. Мөселманнарның 2нче мәхәллә дини берләшмәсе рәисе. Дзержинск шәһәре Җәмигъ мәчетенең баш имам-хатыйбы. РФ Федераль миграция хезмәтенең Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе каршындагы иҗтимагый берләшмәләр советы әгъзасы 2016 елдан Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасыЗакиров Гаязь Салихович. Городская Дума Нижнего Новгорода
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — 2нче дәрәҗә «Әл-Фәхр» ордены (Россия мөфтиләр шурасы) 2009 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2021 — Түбән Новгородның — Түбән Новгород шәһәре үсешенә зур өлеш керткән өчен Глеб Никитин вручил государственные награды жителям региона. uren-vesti.ru, 01.12.2021 2024 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2024 — Түбән Новгород шәһәренең О присвоении звания «Почетный гражданин города Нижнего Новгорода» Закирову Гаязу Салиховичу. admgor.nnov.ru
Шәхси тормышы Гаиләле. Улы (IT өлкәсендә югары белем алган. Хәзер Түбән Новгород технологик компанияләренең берсендә программист булып эшли), кызы (медицина факультетын тәмамлаган, табиб-терапевт белгечлеге алган. Түбән Новгород шәһәр поликлиникаларының берсендә эшли).
Искәрмәләр
Сылтамалар Закиров Гаязь Салихович Гаяз хазрат Закиров. ИИК Ислам в Нижнем Новгороде The Islam in Nizhniy Novgorod Islamic Information Channel Закиров Гаяз Салихович. Городская Дума Нижнего Новгорода
Төркем:Имамнар Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Россия дин әһелләре Төркем:Түбән Новгород өлкәсе дин эшлеклеләре Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Әл-Фәхр ордены кавалерлары Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Түбән Новгородның Мактаулы гражданнары Төркем:«Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр