Зилә Сәетова, Зилә Һади кызы Сәетова (, , 1970 елның 22 сентябре, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Белорет районы, Әзекәй ― 2026 елның 13 июне, РФ, БР, Уфа) ― драма артисты, 1994―2026 елларда Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы. Башкортстанның атказанган (2011) һәм халык (2022) артисты. Башкортстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы Союз театральных деятелей Республики Башкортостан. Дом Актёра им. Бедер Юсуповой Уфа.

Тәрҗемәи хәле 1970 елның 22 сентябрендә Календарь знаменательных и памятных дат Республики Башкортостан на 2020 год Башкортстан АССР Белорет районы Әзекәй авылында туган. 1991 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында башлаган.

1994 елдан ― Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артистыЗиля Саетова. Кино-Театр.Ру.

БР Милли яшьләр театрында эшләгәндә Зилә Сәетова үзен үзенчәлекле актриса буларак таныткан, башкорт, чит ил, Россия драматургиясеннән 45 тән артык роль уйнаган, импровизациягә осталыгын һәм шәхси башкару техникасын үзләштерүен күрсәткән. Җырлау сәләте булган Скончалась народная артистка Башкортостана Зиля Саетова. МК Уфа, 13.06.2026.

Уйнаган кайбер рольләре Тәмлетамак — «Авыл эте Акбай» Туфан Миңнуллин Ханбикә ― «Таһир белән Зөһрә» Фәтхи Бурнаш Әби ― «Карачкы» П. Барбазюк Иркәбикә ― «Кыз урлау» Мостай Кәрим Фәнилә ― «Шәүрә» Мөхәммәтша Бурангулов Зифа ― «Амазонкалар» С. Латыйпов Нурания ― «Кызлар кайтты авылга» Наил Гаетбай Нурзидә ― «Алты кызга бер кияү» Туфан Миңнуллин Күрше ― «Аксак» Мансур Гыйләҗев Әби ― «Безнең өйнең яме» Мостай Кәрим ― «Мәхәббәт турында легенда» Назыйм Хикмәт Кадичә ― «Гүзәлем Әсәл» (Ал яулыклы тирәккәем) Чыңгыз Айтматов Бәсимә ― «Чалы кошы» (Уйларымнан гына югалма) Решат Нури Гүнтекин һ.б.Зиля Саетова. МТС LiveСаетова Зиля Хадыевна. Национальный молодежный театр им. Мустая Карима

Язмыш сынавында сынмаган, ихтыяр көченә ия хатын-кызларны уйнаганЗахар Яковлев. «Обладала уникальным актерским даром»: ушла из жизни народная артистка Башкирии Зиля Саетова. ufa.kp.ru, 13.06.2026.

Вафаты Каты авырудан соң 56нчы яшендә Уфада вафат булганЛейла Аралбаева. В Уфе ушла из жизни народная артистка Башкирии Зиля Саетова. Башинформ, 13.06.2026.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 ― Башкортстанның атказанган артисты ― театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өченУказ Президента Республики Башкортостан от 01.03.2011 N УП-68 2022 ― Башкортстанның халык артистыГлава Башкортостана наградил работников культуры почетными званиями. Министерство культуры Республики Башкортостан, 30.12.2022

Искәрмәләр

Сылтамалар Лейла Аралбаева. В Уфе ушла из жизни народная артистка Башкирии Зиля Саетова. Башинформ, 13.06.2026 Саетова Зиля Хадыевна. Национальный молодежный театр им. Мустая Карима

Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры