Данияр Мөштәри (Данияр Хәмит улы Мөштәри, , — , ) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1984), профессор (2003), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992), ТР атказанган фән эшлеклесе (2000).
Биографиясе Казан дәүләт университетын (1966) тәмамлый, 1970 елда кандидатлык диссертациясен, 1983 елда докторлык диссертациясен яклый. 1945 елда туган. Физика-математика фәннәре докторы (1983), ТР ФА әгъза-корреспонденты (1992). Казан дәүләт университетының математик анализ кафедрасы профессоры, КДУ каршындагы математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының ихтималы теориясе һәм математик статистика бүлеге мөдире. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Дәрәҗәләре Физика-математика фәннәре кандидаты — 1970.
Физика-математика фәннәре докторы — 1983.
Мактаулы исемнәре Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты;
Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Вазифалары Казан дәүләт университетының математика анализы кафедрасы профессоры;
КДУ каршындагы математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының ихтималы теориясе һәм математик статистикасы бүлеге мөдире;
"Известия вузов. Математика" журналының редколлегия әгъзасы;
"Lobachevskii Journal of Mathematics" журналының редколлегия әгъзасы. Фәнни тикшеренү юнәлешләре Банах киңлекләрендә һәм линия топология киңлекләрдә ихтималлык теориясе чаралары; коммутатив булмаган чаралар теориясе; метрик һәм нормалләтерелгән киңлекләрдә ихтималлык теориясе. Хәтер Казанның Татар зиратында җирләнгән. Искәрмәләр
Чыганаклар Казанский Государственный Университет Академия наук Республики Татарстан Общероссийский математический портал Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар фән әшлеклеләре Төркем:Математиклар